Үзәк район күппрофильле хастаханәсенә 4 кеше китерелгән. Табиблар хәбәр итүенчә, өч кешенең хәле канәгатьләнерлек, алар стресс реакциясеннән интегәләр һәм табиблар күзәтүендә калалар. Дүртенче пациентның аскы казнасы яраланган, хәле тотрыклы.
Барлык зыян күрүчеләргә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.
Зыян күргән кешеләр өчен вакытлыча урнаштыру пункты оештырылган. Анда кайнар аш, су, медицина ярдәме һәм вакытлыча яшәү өчен барлык шартлар тудырылган.
Түбән Кама мэры Радмир Беляев хәбәр иткәнчә, «Алмаш» лагеренда хәзер 20дән артык кеше урнашкан. «Иртәгәдән барлык зыян күрүчеләр кунакханәгә күчереләчәк һәм торак йорт тулысынча торгызылганчы шунда яши алачак. Һәр гаилә белән аерым эшлибез, барлык кирәкле ярдәмне күрсәтәбез», – диде шәһәр мэры.
Мөлкәте зыян күргән гражданнардан гаризалар кабул ителә. Барлык түләүләр гамәлдәге законнарга туры китереп башкарылачак.
Тикшерүләрне тизләтү өчен «Ачык Түбән Кама» кайнар линиясе ачылды. Сораулар белән түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
8 (8555) 351-072
8 (8555) 351-000
«Безнең подряд оешмалары йортны тикшерүне дәвам итә, гражданнарга документлар һәм кирәкле шәхси әйберләр алу өчен куркынычсыз керүне мөмкин кадәр тизрәк тәэмин итәргә тырышабыз. Барыгызны да тынычлыкны сакларга чакырам. Барлык хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшли, хәл контрольдә тотыла», – диде радмир Беляев.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез