Гөмбә җыючылар урманда 350 баш үлгән күркә тапканнар

Чишмә районының Ярми авыл советы мәйданында гөмбә җыярга килүчеләр үлгән күркә өеменә тап булганнар. Бу хакта район башлыгы Ришат Мансуров хәбәр итте, дип яза җирле басма

Урынга экспертлар төркеме чыккан. Белгечләр барлыгы 350гә якын кош булуын исәпләгән.
Мансуров хәбәр итүенчә, киңәшмә барышында җирле хакимият кош калдыкларын яндырырга карар кылган. Узган атнада республиканың Туймазы районы территориясендә кош гриппы таралуның берьюлы ике очрагын  ачыклаганнар.

Чишмә районы хакимияте башлыгы халыктан мондый очраклар турында хәбәр итүләрен сораган.


Фикер өстәү