Татарстан белән «ЛУКОЙЛ» арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «ЛУКОЙЛ» ГАҖ президенты Вагит Алекперов Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «ЛУКОЙЛ» ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.

Имзалау «Россия энергетика атнасы» халыкара форумы кысаларында узды. Бу хакта ПРезидентның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Документта яклар углеводород чималын чыгару, ташу һәм эшкәртү буенча прогрессив техника һәм технологияләрне гамәлгә кертү өлкәсендә бердәм фәнни-техник сәясәт уздырачаклар, диелә.

Моннан тыш, яклар чимал базасын үстерү, яңа нефть һәм газ ятмаларын үзләштерү, гамәлдәге җитештерү объектларын төзү һәм реконструкцияләү буенча озак сроклы программаларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәчәкләр.

«Лукойл» ГАҖ яңа автозаправка станцияләрен төзү һәм реконструкцияләү эшен дәвам итәчәк. Татарстан Республикасы, үз чиратында, тиешле кишәрлекләр алуда ярдәм итәчәк.

Килешүнең аерым пункты булып, гамәлгә ашырыла торган проектлар кеше өчен дә, әйләнә-тирә мохит өчен дә куркынычсыз булсын өчен, экологик куркынычсызлык программасын эшләү язылган.


Фикер өстәү