Татарстан Президенты белән «Вермут» вәкилләре уртак проектлар турында фикер алышты

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Вермут Эссет Менеджмент» идарәче компаниясе вәкилләре Йоханн Вермут һәм Ханс-Фридрих фон Плетц белән очрашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда кайбер уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда шулай ук «Связьинвестнефтехим» ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин катнашты.

2011 елның июлендә Ганноверда «Связьинвестнефтехим» ААҖ һәм Wermuth Asset Management GmbH Чиста технологияләр фондын төзүнең төп шартлары турында килешү имзаладылар.


Фикер өстәү