Мүк җиләге һәм кара җимеш белән кәбестә тозлау ЫСУЛЫ

Кирәк булачак: 3 кило кәбестә, 2 стакан шикәр комы, 3 аш кашыгы тоз, 2 стакан үсемлек мае, ярты чәй кашыгы гәрчич порошогы, 200 грамм мүк яки нарат җиләге, 200 грамм кара җимеш (төшсез), 1 стакан су, 1 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе.

Кәбестәне турап яки чабып, мүк җиләге яки кара җимеш белән болгатабыз. Суга шикәр комы, тоз, гәрчич, май өстәп, шикәр комы һәм тоз тулысынча эреп беткәнче, кайнатабыз. Аш серкәсе өстибез. Кәбестәне эмальле савытка тутырып, өстенә маринад коябыз. Берничә көн бүлмә температурасында тотканнан соң суыткычка алып куябыз. Анда 2–3 тәүлек тоткач, телеңне йотарлык кәбестә килеп чыга!

Фото: eda.ru


Фикер өстәү