Ренат Ибраһимов: «Халык санын алу – һәркайсыбыз өчен дә мөһим вакыйга»

Эстрада җырчысы, композитор, продюсер, РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимов татарларны Бөтенроссия халык санын алуда актив катнашырга чакырды.

– Халык санын алу – һәркайсыбыз өчен дә мөһим вакыйга. Без үзебезнең зур милләт, сан ягыннан руслардан соң икенче урында булуыбызны күрсәтергә тиеш. Без Россия үсеше өчен барлык өлкәләрдә дә өлеш кертәбез. Шуңа күрә, халык санын алуда актив катнашыгыз, татар булып язылыгыз! — диде ул.


Фикер өстәү