Бәхетсез кешенең баласы бәхетле була аламы? (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Бер зирәк карт язгы табигатькә соклана-соклана урам буйлап бара икән. Шунда, җилкәсенә зур йөк асып, көч-хәл белән атлап барган бер ир-атка игътибар иткән ул.

– Нишләп бу кадәр азапланасың? – дип сораган ул аннан.

– Балаларым, оныкларым бәхетле булсын өчен тырышам. Карт бабам бабаем бәхетле булсын дип тырышкан, бабай – әти, әти  минем өчен дип тырышып тир түгеп яшәгән. Мин үз балаларым бәхетле булсын өчен тырышам, – дип җавап кайтарган ир.

– Ә аларның берәрсе үзе бәхете булганмы соң? – дип янә сорау биргән карт.

– Әлегә юк, ләкин оныкларым, балаларым бәхетле булыр дип ышанам, – дигән ир-ат.

– Акыллы наданны укырга өйрәтә, сукыр тычкан лачынны тәрбияли алмаган кебек, балаларын бәхетле булсын өчен иң элек үзеңә бәхетле булырга кирәк! Синең аларга ясаган иң зур бүләгең шул булыр, – дигән зирәк карт.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү