Диетологлар иртә картайта торган ризыкларны атаганнар

Иртә картаймыйм дисәң, ашаган ризыгыңа игътибар ит, ди диетологлар. Күптән түгел иртә картайта торган ризыкларны атаган алар.

Бу – кондитер эшләнмәләре, оннан пешерелгән печенье, икмәк, күмәч кебек ризыклар. Аларда төп ике зарарлы продукт – шикәр һәм трансжирларга бай. «Ак онның зыяны зур, чөнки ул кандагы глюкоза дәрәҗәсен арттыра.

Ә пешерүгә килгәндә, анда маргарин кулланыла, аның молекулалары организм күзәнәкләренең мембранасын боза һәм сыгылмалыгын югалта», – ди белгечләр. Моннан тыш, диетологлар казылыклар һәм сосискалардан да баш тартырга киңәш итә. Тәм кертү өчен аларга зарарлы матдәләр кушыла.


Фикер өстәү