Татарстанда мәктәп укучыларын өйдә торып укуга күчерү мәсьәләсенә ачыклык кертелгән

Татарстан мәктәпләре гадәттәгечә эшли, бүгенгә аларны дистанцияле укуга күчерүнең бернинди дә зарурилыгы юк. Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина матбугат конференциясендә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, әлегә республикада тулысынча карантинга ябылган мәктәпләр юк. Чир йоктырган бала ачыкланса, тулы бер уку йорты түгел, ә аерым сыйныф кына карантинга җибәрелә. 20 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, 19 сыйныф (Казанда – 8 сыйныф, Кама Тамагында – 4 сыйныф, Азнакайда – өч сыйныф), Түбән Камада һәм Яңа Чишмәдә – 2шәр сыйныф), барлыгы 367 укучы – карантинда.
“Мәктәпләрнең ковидка каршы чараларны үтәвенә җитди контрольлек алып барыла. Фильтрлар, балаларны сыйныфлап карантинга җибәрү, аерым туклану, аерым тәнәфесләр – болар барысы да җитди игътибар үзәгендә”, – дип йомгак ясаган сүзенә Патяшина.


Фикер өстәү