Татарстанда мәктәп укучылары дистанцион укуга күчмәячәк

Татарстанда мәктәп укучыларын дистанцион укуга күчерергә җыенмыйлар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтте.

– Бездә коронавирус йоктырган 25 укытучы һәм 7 укучы теркәлде. Чирләүче укытучыларның күбесе – Казанныкы, Питрәч, Лаеш, Нурлат, Чаллы һәм Әлмәттән дә бар. Ике бала терелде инде, мәктәпкә чыктылар. Бишесе – карантинда. 400 мең укучы арасында мондый сандагы очраклар булу калган барлык укучыларны да дистанцион укуга җибәрергә дигәнне аңлатмый, – диде ул.
Балалар дигәннән, җәйге лагерьларда ял итү вакытында чир йоктыру очраклары күзәтелгәнме? Марина Патяшина бу сорауны да шәрехләде.
– Җәйге сәламәтләндерү урыннарын куркып кына ачкан идек. Лагерьга инфекция кертүне булдырмас өчен күп чаралар күрелде. Алар ябык режимда эшләде, ата-аналар килмәде, хезмәткәрләр лагерьдан китмәде. Массакүләм чаралар булмады, барысы да ачык һавада уздырылды. Коронавирус белән чирләүче балалар һәм лагерь хезмәткәрләре юк, – диде ул.


Фикер өстәү