Республикада һава шартлары начарлануы фаразлана

Дүшәмбе Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 25 октябрьдә иртән һәм көндез республика территориясендә һәм Казанда көчле җил көтелә, көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин. Шул сәбәпле, юлларда күз күреме начарланачак.

Моннан тыш, иртән аерым участокларда бозлавык хасил булырга мөмкин.

Төнлә һава температурасы +2..-3 градус, ә көндез +1..+6 градус булуы фаразлана.


Фикер өстәү