Чаллыдагы шартлау булган йортның күршесендә яшәүче: «Ул якка аягым тартмады»

Чаллыда шартлаган йортның күршесендә яшәүче Гөлфия Дусованы күңелсез хәлдән берничә адым саклап кала. Ул кичке якта кибеткә чыккан була.

— Шул йорт янәшәсендәге пекарнядан ипи алдым да,өйгә ашыктым. Күрше Рафаил белән бераз сөйләшеп тордым. Нигәдер ул якка аягым тартмады. Өйгә ашыктым. Килеп керүгә өй ишеге селкенде. Алла саклады мине,- ди ул.


Фикер өстәү