Луиза Янсуар: Үзебезне затлы итеп күрсәтергә, булганны кадерли белергә кирәк

Ил күләмендә халык санын исәпкә алу дәвам итә. «ВТ» шул уңайдан танылган шәхесләрнең фикерләрен туплады.

Луиза Янсуар, Кариев театры директоры:

– Агитацияләр, тарткалашуларны өнәмим. Без тарихи барышта һәм җирлектә төрле этапларны кичеп, төрле компонентлардан формалашып оешканбыз. Телебез ягыннан да, мәдәни-рухи кыйммәтләребез буенча да бер-беребезне хөрмәт итеп, бергә яшәргә, үсәргә һәм дөнья аренасында үзебезне затлы итеп күрсәтергә, ә иң мөһиме – булганны кадерли белергә кирәк.

 


Фикер өстәү