11 яшьлек Марсельнең әнисе: «Ансыз яшәү турында уйлый да алмыйм»

Егыласыңны белсәң, салам түшәр идең, диләр. Бөгелмәдә яшәүче 11 яшьлек Марсель Сәләхетдиновның әнисе бу сүзләрне еш кабатлый. Моннан бер ел элек улының ишегалдында егылып, авыруга әйләнүен әле дә кабул итә алмый ул. Ул чакта баланың аягында имгәнгән, шешкән, хәтта күгәргән урын да булмый. Аягы авыртуга түзә алмаган малайны тикшерә башлагач, табиблар яман шеш барлыгын ачыклый.

– Улым өч яшеннән  роликта йөри башлады. Бик актив булды, спортка тартылды. Без аны 7 яшендә дзюдога бирдек. Анда ике ел  шөгыльләнде. Күп кенә җиңүләр яулады. 9 яшендә исә хоккей уйныйсы килүен әйтте. Каршы килмәдек. Үзенә ошагач, риза булдык. Улым көн саен шөгыльләнә башлады. Бар да яхшы иде бит! Кинәт кенә егылып, аяксыз калуын һич кенә дә аңлый алмыйм. Әле бит диагнозның да ниндиен куйдылар, – ди әнисе Татьяна. – Узган ел балалар өйдә укыган вакытта улым ишегалдына уйнарга чыккан иде. Ничек егылгандыр, аягы кая бәрелгәндер, билгесез. Ул аны үзе дә аңлата алмады. Зарланып та тормады. Ике атнадан аксаклый башлагач, табибка киттек. Алар исә аягында шеш күреп алды.

2020 елның 15 мае тормышның астын-өскә китерә. Марсельне тиз арада хастаханәгә салалар. Малайга химия терапиясе ясый башлыйлар. Май аеннан сентябрьгә кадәр химия курслары узганнан соң аларны Мәскәүгә операциягә җибәрәләр. Анда исә аякның бер өлешен кисәргә мәҗбүр булалар.

– Дәвалану ярдәм итмәде. Баламның аягын саклап каласы килсә дә, насыйп булмады. Сабыемның уң аягын кистеләр. Әмма шулай да улым күңелен төшермәде. Тереләсенә өметләнде. Өйгә кайткач, бер аягы белән яшәргә өйрәнде. Киләчәккә планнар корды. Барыбер спортчы булам, дип хыялланды. Иртәрәк сөенгәнбез икән. Яман чир беркая да китмәгән булып чыкты. Улымның ике як үпкәсенә дә метастазалар киткәне ачыкланды, – ди Татьяна. – Яңадан ике курс химия терапиясе алдык. Тик аннан соң да биргән анализлар сөендермәде. Чир туктамый, яман шеш җәелүен дәвам итә. Инде нишләргә дә белмибез. Табиблар улыма ике төймә дару гына язып бирде. Хәзер шуларны эчә. Башкача ярдәм итә алмауларын яшермиләр. Аптыргач, чит ил клиникаларына язып карадым. Бер клиника улымны дәваларга риза. Әмма анда барыр өчен 14 миллион 500 мең сум акча кирәк.

Әлеге сумманы ишеткәч, Татьяна өнсез кала. Гаиләдә әле тагын Марсельдан кала ике бала бар. Ире Лениногорскида кошчылык фабрикасында эшли, үзе «Водоканал»да контролер. Кыскасы, Сәләхетдиновларның андый акчасы юк.

– Улымны югалтасым килми. Ансыз ничек яшәрмен дигән уйны башыма да кертмим. Сабыемның тереләсенә ышанам. Бик акыллы, түзем, сабыр балам ул. Әле дә күңелен төшерми. Чирнең ни икәнен дә аңлый. Әмма ышана. Башкалар читтә калмас, аңа булышыр дип өметләнә, – ди ул.

Марсельга ярдәм итү өчен исәп-хисап реквизитлары:

Получатель: САЛАХУТДИНОВА ТАТЬЯНА АЛЕКСАНДРОВНА

Номер счёта: 40817810262006292843

Банк получателя: ОТДЕЛЕНИЕ «БАНК ТАТАРСТАН» N8610 ПАО СБЕРБАНК

БИК: 049205603

Корр. счёт: 30101810600000000603

ИНН: 7707083893

КПП: 165502001

SWIFT-код: SABRRUMM

 

Гөлгенә Шиһапова 


Фикер өстәү