Табиб коронавирус йоктырганда нинди даруларны кулланырга ярамавын әйтте

Табиб әйтүенчә, Россиядә ковидка каршы дарулар юк әле.

Кортикостероидлар (гормональ препаратлар) коронавирустан нәтиҗәле дәваласа да, кайвакыт зыяны файдасыннан зуррак булырга мөмкин. Шуңа күрә аларны өйдә дәваланганда кулланырга ярамый. Бу хакта табиб-терапевт, Россия Федераль медицина-биологик агентлыгының оториноларингология медицина-тикшеренү үзәге бүлек мөдире Александр Мельников белдергән.

“Сулыш органнарына бик нык зыян килгән сырхауны теге яки бу сәбәпләр аркасында хастаханәгә салып булмау очраклары була. Мондый очракларда кортикостероидлар сырхауның гомерен саклап калырга мөмкин. Әмма саклап калмаска да мөмкин – сырхауларны һәм аларның туганнарын, хастаханәне читләтеп, турыдан-туры зиратка юл тоту ихтималы барлыгы турында кисәтергә кирәк”, – дип язган Мельников “Фейсбук”та.

Медик шулай ук ковид белән чирләгәндә өйдә кулланырга ярамый торган башка дарлар турында да сөйләп үткән. Аның әйтүенчә, өйдә дәвалану өчен коронавирустан махсус дарулар юк әле. Доктор билгеләп үткәнчә, ремдесивир – инъекция рәвешендә генә. Димәк аны, хастаханәдә генә кулланырга мөмкин.

Мельников басым ясап әйткәнчә, вируска каршы даруларны чирнең беренче көннәрендә, билгеләре пәйда булганчы гына куллануның мәгънәсе бар. Иммуномодуляторлар да – файдасыз.

“Антибиотикларга килсәк, биредә барысы да бик гади: өйдә дәваланучыларга антибиотик билгеләргә ярамый. Антибиотиклар коронавируска тәэсир итми. Аларның, зыяннан кала, файдасы юк”, – дигән белгеч.
Табиб әйтүенчә, антикоагулянтлар (канны сыеклата торган дарулар) да ковидтан ялкынсынуны бетерә, цитокин штормын кисәтеп кала алмый. Шул ук вакытта алар әһәмиятле роль уйный: тромбозны һәм тромблар өзелүне кисәтә.

Моннан тыш Мельников витаминнар һәм БАДларның да ковидтан котылуга ярдәм итә алмавын искәрткән.


Фикер өстәү