«Эшләми торган көннәр»: уңышлы вариант? | Татарча сөйләшәбез

Җәмгыятьтә көн саен бара торган үзгәрешләр телне дә яшәргә, камилләшергә һәм яңалыклар ачарга мәҗбүр итә. Бу атналарда иң еш кабатлана торган гыйбарәләрнең берсе – «эшләми торган көннәр». Русчасы «нерабочие дни» дип атала торган бу күренеш уникаль хәл инде ул. Ял да түгел, эш көне дә түгел, шул ук вакытта кемдер эшли, кемдер рәхәтләнеп ял итә, ә максаты – кешеләрне бер урында җыелудан саклау. Кыскасы, акыл белән генә аңлап бетерә торган түгел.

Матбугат чараларында бу сүзне татарча «эшләми торган көннәр» дип бирә башладылар. Бу уңышлы вариант микән?

Кагыйдә буларак, русча-татарча сүзлекләрдә нерабочий сүзе ял көне дип тәрҗемә ителә. Шул ук вакытта выходной сүзенең дә ял көне дип тәрҗемә ителүе һәркемгә билгеле. Әгәр дә Президент Указы, Хөкүмәт карарлары һәм башка актларның теленә игътибар итсәк, анда «эшләми торган көннәр» белән «ял көннәре»нең махсус рәвештә аерым каралуын күрербез. Бу хәзерге ситуациянең закон өчен гомумән яңа булуы белән бәйле. Хезмәт кодексында нерабочие дни төшенчәсе бөтенләй юк. Әгәр дә коронавируска каршы көрәш чарасы буларак кертелгән ялларны рәсми рәвештә ял дип атасалар, бу көннәрдә эшләгән кешеләргә хезмәт хакын арттырып түләргә яисә башка төрле өстәмә чаралар кертергә тиеш булырлар иде. Шул сәбәпле, рәсми лексикада Россиядә кертелгән өстәмә ял көннәре «ял» дип аталырга тиеш түгел. Рәсми яңалык җиткерә торган матбугат чаралары бу урында аеруча игътибарлы булып, халыкка юридик яктан дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат җиткерүдән сакланырга тиеш.

Хезмәт кодексында һәм башка норматив-хокукый актларда очрый торган нерабочие праздничные дни сүзтезмәсе исә Татарстанда кабул ителгән актларда эш көне булмаган бәйрәм көннәре дип тәрҗемә ителгән. Аналогиягә нигезләнеп, эш көне булмаган көн дип яза алыр идек. Әмма бу конструкция тагын да уңайсызрак яңгырый.

Әгәр дә инкыйлабка кадәр кулланылган гарәп-фарсы алынмаларын кайтару дөрес дип уйласак, тәгътил дигән сүзне кертер идек тә, проблеманы хәл итәр идек. Тәгътил – каникул дигән сүз. Бу очракта аны шушы 1 атналык өстәмә ялларга карата кулланып та булыр иде. Әмма, ни кызганыч, бу кадәр иске һәм аз билгеле сүзләрне хәзерге сөйләмгә кертү урынсыз булып санала.

Хакимият уйлап тапкан нерабочие дни сүзен тәрҗемә итеп җәфаланганчы, инглизчәдән кергән локдаун төшенчәсен генә кулланырга тәкъдим итүчеләр дә бар. Әмма бу да дөрес түгел, чөнки локдаун ябылу, карантин, изоляция очракларына туры килә. Ә безнең илдә кертелгән режим өйдә бикләнеп утыруны кайбер кешеләргә генә мәҗбүри итә. Бездә локдаун юк. Карантин исә беренче дулкын вакытында да кертелмәде. Мәскәү белән Санкт-Петербургта кертелгән режимны исә өлешчә локдаун дип атыйлар. Бу очракта инглиз терминын кулланырга була.

Әлхасыйл (кыскасы дигән сүз), ни атасы, ни анасы булмаган бу төшенчәне татарча ничек итеп дөрес атарга соң? Хәзерге вакытта матбугатта киң кулланылган эшләми торган көннәр варианты иң отышлы булып кала. Ул миңа ошамый, ул колакка ятышлы түгел, ул калька итеп тәрҗемә ителгән. Әмма рәсми стильгә яраклы.

Шәхсән үзем эш көне булмаган көн дип язу тарафдары. Тагын да уңайсызрак, билгеле. Әмма грамматика ягыннан карасак, «Кем эшләми торган?» дигән сыман сораулар калмый. Шуңа үземә мәгънәлерәк булып тоела. Өстәвенә Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән татарча закон текстлары кат-кат тикшерелгән һәм тәҗрибәле тәрҗемәчеләр кулыннан үткән. Аларга ышанасым килә.

Әгәр дә рәсми булмаган текстлар, гади аралашу һ.б. очраклар турында сүз йөртәбез икән, рәхәтләнеп ял көннәре, Путин яллары, өстәмә яллар, «кеше ял итә, мин эшли торган көннәр» һ.б. җан теләгән вариантларны уйлап табарга һәм кулланырга була.


Фикер өстәү