80 илнең гимнын татарчага тәрҗемә иткән Фәһим Җиһаншин: Авыр булып киткән мизгелләрдә гимн сүзләре көч бирә

Чаллыда яшәүче ветеран журналист Фәһим Җиһаншин укучыларыбызга таныш инде. Ул үз теләге белән дөньяда иң зур халыкара сүзлекләрнең берсе – tt.forvo.com сайтында татар тупланмасын алып бара. Фәһим Җиһаншинның кайберәүләргә гайре табигый булып тоелган, үзе әйтмешли, бушка эшләнә торган, «файдасы-кирәге булмаган» шөгыльләре тагын да бар әле. Мәсәлән, ул төрле илләрнең гимннарын татар теленә тәрҗемә итә. Хәзер аның коллекциясендә 80ләп илнең гимны бар.

– Фәһим абый, сез ничек уйлыйсыз: гимннар ни өчен кирәк?

– Күп кенә халыкара спорт ярышларында, җиңүчеләрне зурлап, ни Россия гимны уйналмый – «санкцияле» дәүләтнеке булганга, ни Татарстанныкы – рәсми һәм бәйсез түгел… Гимн бит ул халыкның рухи яктан ни дәрәҗәдә бай булуын, кодрәтен күрсәтә. Әллә безне, шуннан мәхрүм итеп, сындырмакчы булалармы? Халык ни белән яши, нинди кыйммәтләре бар, нәрсәгә омтыла – гимнда бу сорауларның барысына да җавап табылырга тиеш. Кыскасы, бу символ бик зур әһәмияткә ия: ахыр чиктә гимннары нинди – иле, халкы шундый булып чыга. Алар бик төрле. Темпераментлы, моңсу, тантаналы, уйчан гимннар бар. Сүзләре белән көйнең дә тәңгәл килүе кирәк.

– Мондый баш җитмәслек эш белән шөгыльләнүегез нидән башланды?

– 1993 ел иде бу. Бәйрәм күрергә дип, Чаллыдагы Сабантуй мәйданына чыктым. Сәхнәдән Нәсимә исемле бер җырчы, үзәкләрне өздереп, татарча җырлый. Ирексездән туктап калдым. Тыңлый торгач, исемә төште: бу җырны бит башта Татарстан гимны итеп тәкъдим иткәннәр иде. Аннан Рөстәм Яхин көен сайладылар, ә Рамазан ага Байтимеровның «Туган ягым» шигыре… гимн тексты була алмый, диделәр. Гимн сүзсез килеш тагын 19 ел яшәде. Уйланып йөри торгач, ирексездән, күңелемдә фикерләр тупланды,  берәр текст язып карыйсы килде. Тик бу уем тиз генә тормышка ашмады әле. Бернинди фикергә дә килә алмыйча, төрле илләрнең гимннарын өйрәнә һәм тәрҗемә итә башладым.

– Бу шөгыль тагын нәрсәсе белән җәлеп итте?

– Мин башкалар кулы тимәгән өлкәләрдә казынырга яратам. Әле журналист булып эшли башлаган чагым гына иде. Бер танышым миңа: «Башкалар бармаган җиргә бар, кеше язмаганны яз», – дип киңәш биргән иде. Башта аның сүзләрен тыңладым. Тора-бара үзем дә күнеп киттем. Мин юләрдән башка кем гимннар тәрҗемә итеп утырсын инде бу «ашкынып куллану заманы»нда? Ни калҗасы, ни акчасы дигәндәй. Ә миңа бу шөгыль рухи ләззәт бирә. Бик авыр булып киткән мизгелләрдә кайсыдыр гимнның сүзләре искә төшә, шундук ниндидер көч, ышаныч пәйда була. Җитдирәк әйткәндә, гимннарны өйрәнү күп нәрсә бирә ул. Бер яктан, башка халыкларның тормышы, гореф-гадәтләре, тойгы-хисләре белән якыннанрак танышасың, икенчедән, тәрҗемә итү барышында туган телебезнең һәм башка телләрнең нечкәлекләренә ныграк төшенәсең.

– Тел дигәннән, сез ничәне беләсез соң? Сиксән бик күп бит ул.

– Бер генә чит ил телен дә актив кулланмыйм. Гомер буе моңа стимул һәм ихтыяҗ булмады. Барысы да хәтернең «пассивлык капчыгы»нда. Алман һәм инглиз телләрендәге язмаларны еллар буе укып киләм анысы. Байтак телнең фонетикасын, грамматикасын истә калдырдым. Белмәгән сүзләрне тәрҗемә итү өчен сүзлекләрдән файдаланам. Татарга тылмач кирәкми: сөйләшмәсәм дә, күп телләрне аңлый башладым. Мәсәлән, миңа маҗар (венгр) теле ошый. Ул бик катлаулы, аны өйрәнергә көчем җитми инде. Шулай да, энә белән кое казый-казый, маҗар телендәге ике гимнны тәрҗемә иттем. Маҗарлар бүгенге биләмәләренә төпләнгәнче, төрле халыклар белән элемтәдә булганнар. Аларда фарсы, немец, славян, төрки телләр сүзләре бик күп. Тел белгечләре әйтүенчә, венгрлар Идел буе татарлары теленнән үзләштергән яки ике халык өчен борынгыдан ук уртак булган 800дән артык сүз бар.

– Гимннарны татар теленә тәрҗемә итү авырмы?

– Җиңел дип әйтеп булмый. Монда юлын юлга тәрҗемә итү турында сүз бармый бит. Башта сүзлек юнәтәм. Аннан ул телнең грамматикасын, бигрәк тә исем белән фигыльләрнең төрләнешен өйрәнәм. Телләр төрледән-төрле бит. Мәсәлән, татар теле фигыльләргә нигезләнгән, ә немец теле – исемнәргә. Җөмлә төзелешенә, фикер сөрешенә төшенү дә кирәк. Барлык гимннарны тәрҗемә итеп тә булмый. Ритм белән рифманы да саклыйсы, халыкның рухиятен дә чагылдырасы бит.

– Сезнең карашка, кайсы илнең гимны иң уңышлысы?

– Казахстанныкы дип уйлыйм. Аның тексты – милли идеяләр җыелмасы. Шулар ярдәмендә беренче президент Нурсолтан Назарбаев халыкны алга өндәде. Якынрак күршеләребезнекенә килсәк, удмурт гимнын уңышлы дип саныйм. Аның сүзләре символик әһәмияткә ия, мәгънәсе тирән. Беренче куплетында төп сүз – миләш, икенчесендә – торналар. Миләш – Ижау шәһәренең символы, ә торна – удмуртларның милли кошы (татарларның сандугачы булган кебек). Музыкалары да удмуртча, килешеп тора. Әйтергә кирәк, совет хакимияте урнаштырылганнан соң, Идел буе халыклары арасында иң беренче гимнны чуашлар язган.

– Яраткан гимныгыз бармы?

– Андыйлар байтак. Бигрәк тә Латин Америкасы илләренекен яратам. Күбесен үз телләрендә җырларга да өйрәндем. Әле берсен, әле икенчесен көйләп йөрим. Кайберләре, салмаграклары, кече оныгымны йоклатканда, бишек җыры булып та хезмәт итә.

– Һәр гимнның үз тарихы бардыр? Иң кызыклысы?

– Финнарныкын әйтеп китәргә мөмкин. XIX гасыр уртасында шведлар, ил халкының 10 процентын гына тәшкил итсәләр дә, дәүләт белән идарә иткәннәр. Гимнны да алар язган. Финнар аны үз телләренә бары тик 41 елдан соң гына тәрҗемә итә алганнар. Күп кенә илләрнең гимннары бик үзенчәлекле халәте белән мавыктыргыч. Әйтик, Швейцариянең 180 еллык гимны… әле бүген дә рәсмиләштерелмәгән килеш кулланышта. Канада гимнын француз һәм инглиз телендә җырлыйлар, һәрберсе үз телендә башкара, текстлары тәңгәл килми. Императорларга теләк-мөрәҗәгать рәвешендәге Япониянеке бары тик 32 иҗектән һәм 18 сүздән тора. Аны тыңласаң, дога укыган кебек хис кала. Австрия гимнын Моцарт музыкасына… тамырлары хорват милләтеннән булган шагыйрә язган.

– Гимннар еш алышынамы?

– Төрлесе бар, шул исәптән бик еш алышынганнары да. Мәсәлән, Иран. Соңгы 100 ел эчендә ул гимнын 4–5 тапкыр алыштырган. Яңа хаким килү белән символлар да яңара икән бу илдә. Бүгенгесе дини темага язылган. Патша Россиясе чорында да гимн бик еш алышынган. Кайбер илләрдә, мәсәлән, Таиландта һәм Скандинавия илләрендә икешәр гимн гамәлдә – корольнеке һәм дәүләт белән милләтнеке аерым.

– Бу эшнең башка төрле файдасы да юк түгелме?

– Кешеләр, олыгайгач, баш миләре эшләүдән туктамасын өчен, кроссворд чишәләр, шашка-шахмат уйныйлар. Ә мин гимннарны һәм… Игорь Губерман «гарик»ларын тәрҗемә итү белән шөгыльләнәм (боларның 550сен Википедиягә урнаштырдым инде). Димәк, сәламәтлегемне дә бераз саклыйм булып чыга. Җитдирәк әйтсәк, икесен дә халыкка тәкъдим итү мөмкинлеге табылса, бик шат булыр идем. Кызыксынучылар булыр дип уйлыйм. Татарның «фикерләү диапазоны»н киңрәк җәелдерсәк, комачауламас иде.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

  Тәрҗемә ителгән гимннар текстлары

 Япония гимны

Мең еллар сез тәхеттә;

Хаким булыгыз бәхеттә –

Вак ташлар

Кодрәтле тау-кыя булып киткәнче,

Өсләрендә мүк үскәнче.

 

Көньяк Корея гимны (беренче куплет)

Шәрекъ диңгезе кибегеп, Пәктусан* уалып

беткәнче сакла, Тәңребез, безнең милләтне.

Өч мең ли** гөлчәчәкле тау, гүзәл елгалар –

мирас итик оныкларга изге бүләкне!

* Пәктусан – Кореяның иң биек тау түбәсе.

** Ли – ераклык үлчәү берәмлеге.

 

Греция гимны (беренче куплет)

Таныш миңа, газиз илем,

иң үткен кылычларың,

үткен карашларың синең

колачлый бар Җир шарын.

Затлы эллин тамырыннан

үсеп чыккан бер аклык –

|| борынгыдай көчле рухлы,

котлы булсын Азатлык! ||

(соңгы ике юлы – өч тапкыр)

 

АКШ гимны (беренче куплет)

Әйт әле, күрәмсең алсу таң атканда, –

Без аны данладык кич кояш батканда?

Зәңгәр күк, йолдызлар – ак-кызыл иңендә, –

Җилфердиме ул байрак кирмәннәр түрендә?

Ракеталар янды, бомбалар шартлады, —

Ә байрак төн буе безнең сафта калды.

Әйт әле, балкыймы ул байрак бүген дә —

Кыюлар җирендә, азатлар илендә?

Төп фото: ak-bars.ru

 


80 илнең гимнын татарчага тәрҗемә иткән Фәһим Җиһаншин: Авыр булып киткән мизгелләрдә гимн сүзләре көч бирә” язмасына фикерләр

Фикер өстәү