Татарстан гимны ничек туган?

Гимн сүзләренең авторы, шагыйрь Рамазан ага Байтимеровның кызы Гөлшат ханым апрель аенда әтисенең 100 еллыгын бәйрәм итәргә җыенып йөри. Шул уңайдан шигырьләрен җыйнап, бәләкәй генә китап та әзерләгән.

Җырга күчкән язмыш

Кызы әйткәнчә, сикәлтәле була Рамазан аганың тормыш юллары. Хәтта бу халәт үзе бакыйлыкка күчкәч тә дәвам итә. Монысы бигрәк тә Татарстан гимнының сүзләренә кагыла. Гөлшат ханым бу хакта менә ниләр сөйли:

– Әтием «Туган ягым» шигырен ТАССРның 50 еллыгына багышлап, 1970 елда иҗат иткән иде. Композитор Рөстәм Яхин аңа көй язды. Аларның бу иҗат җимеше патриотик җырлар бәйгесендә җиңү яулады. Бик тиз популярлык казанды. Профессиональ җырчылар да бик яратып җырладылар аны. Хәтерлим әле, телевизордан яңгыраган вакытта әтием бар көченә кычкыртып тыңлый, безгә сиздермәскә тырышып горурлана иде. Бәйсезлек яулаган Татарстанга гимн кирәк булды. Бәйгенең финалына ике җыр чыкты: Габдулла Тукай сүзләренә татар халык җыры «Тәфтиләү» һәм Рөстәм Яхинның әтием шигыренә язган җыры – «Туган ягым». Ул вакытта гимнны сүзсез генә расладылар.

Бервакыт шулай «Парламент сәгате» тапшыруында шагыйрь, депутат Разил Вәлиев: «Гимнга сүзләр барыбер кирәк», – дигән тәкъдим белән чыкты. Гимн сүзләренә конкурс игълан иттеләр. Шул вакытта Татарстан Язучылары берлеге рәисе вазыйфаларын башкарган Илфак Ибраһимов мондый киңәш бирде: «Син архивтан әтиеңнең шигырен эзләп тап та берәр шагыйрьгә эшкәртергә бир», – диде. Мин, тәртипле кеше дип белгәнгә, Гәрәй Рәхимгә тукталдым. Ул үзе дә әтине яхшы белә иде. Ә матбугатта әтиемне беренче булып Туфан Миңнуллин яклап чыкты. Һәм аның сүзләре хак булды.

Яшәү хакына

Әйтергә кирәк, Рамазан ага – бик бәхетле ата. Әгәр кызы аның иҗатын барлап йөрмәсә, гимнның сүзләре үзгәрергә бик мөмкин иде. Күп кенә шигырьләре дә югалыр иде. Гөлшат ханым үз вакытында әтисенең үзе исән чагында дөнья күрә алмаган шигырьләрен барлап, «Яшәү хакына» дип аталган зур булмаган җыентыгын да чыгарды. Гимнны кабул иткәч, 90 еллык юбилеена «Татнефть» «Җырга күчкән язмыш» дип аталган китап чыгарды. Шагыйрьнең иҗаты патриотизм һәм туган якны ярату хисләре белән сугарылган. Күрәсең, изге ай хөрмәтенә Рамазан исеме алган малайның матур табигать кочагында туып үсүе дә, балачактан әтисез калып, чит җирләрдә каңгырап йөрүе дә эзсез калмагандыр.

– Әтием Башкортстанның Авыргазы районындагы Исмәгыйль авылында гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килә, – дип хатирәләрен барлый Гөлшат ханым. – Бабам бакыйлыкка бик иртә күчә, әбием алты бала белән кала. Авылда башлангыч сыйныфлар гына булу сәбәпле, әтием күршедәге Ишле авылына йөреп укый. Бик шук була. Җиденче сыйныфтан соң Үзбәкстанга, апасы янына китеп бара. Кәттәкурганда яши, Сәмәркандка йөреп укый. Акча җитмәгәч, вагон түбәсен «үз итә». Аннан Ташкентта укытучылар курсын тәмамлый. Тик эшләргә генә өлгерә алмый кала. 1941 елның көзендә армиягә алына. Мәскәү янындагы укчылар полкына эләгә, һава десантчылары курсларында укый. Парашюттан бер йөз тапкыр сикерергә туры килде бугай, дип сөйли иде. Әтием туган якка 1945 елның ноябрендә генә әйләнеп кайта. Сугыш хакында күп сөйләргә яратмый иде. Күрәсең, җелегенә үткән булгандыр. Ике абыйсы да яу кырында ятып калган.

Фронттан кайткач, Рамазан ага математика укытучысы булып эшли, гаилә кора. Иҗат белән мавыга башлый. Беренче шигырьләре «Кызыл таң» газетасында басыла. 1949 елдан Казан университетының журналистика бүлегендә укый, эшли башлый. 1958 елда Лениногорскига күченеп китә. Газета редакциясендә, телевидениедә эшли. Тик сәламәтлеге какшап китә, 39 яшендә инфаркт кичерә.

Алмагач

– Дүрт сутыйлык бакчага тиенгәч, әтием бөтен барлыгын алмагачлар үстерүгә багышлады, – дип истәлекләрен дәвам итә Гөлшат ханым. – Берничә көн эчендә өй дә әмәлләп куйды. Җиңү көнендә ул митингка чыкмый, бакчага китеп, хатирәләре белән яшәп ала иде. Хәтта кыш көне дә барып, алмагачларның төбен таптап кайтты. Якты дөнья белән хушлашуы да чаңгы белән бакчага йөрергә чыккач, өченче инфаркттан соң булды. Әниемә кемдер: «Рамазан абый егылган», – дип шалтыратты. Мин шундук ни булганын аңладым. Әтием соңгы мизгелдә дә солдат булып калган, аягүрә баскан килеш сердәшләре – алмагачлары янында егылып үлгән. Бу 1989 елның 2 феврале иде.

Алмагачка бәйле истәлекләр моның белән генә бетми әле.

– Әтием үләр алдыннан гына өй янында алмагач утырткан иде. Ул үсеп китә алмады, корый башлады. Әмма аны кисәргә беркемнең дә кулы күтәрелмәде. Һәм ни гаҗәп: 2012 елда алмагач чәчәк атты. Мин моны могҗизага юрадым. Ә бит могҗиза чыннан да булды. Озакка сузылган шау-шулардан соң Татарстан гимны сүзләренең авторы итеп аның чын хуҗасын – әтием Рамазан Байтимеровны тәгаенләделәр. Бу минем иң бәхетле көнем иде.

1993 елда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев күрсәтмәсе белән республиканың гимнын булдыру һәм кабул итү буенча әзерлек эшләре башлана. Бу максатта Татарстан Югары Советында махсус комиссия оештырыла, аның рәисе итеп депутат Ренат Харис билгеләнә. Республика парламенты гимнга музыка сайлап алу буенча конкурс игълан итә. Ноталар һәм магнитлы язмалар рәвешендә 150 музыкаль әсәр тәкъдим ителә. Беренче этапта 30 проект исәпкә алына. Тавыш бирү нәтиҗәсендә Рөстәм Яхин музыкасын сайлап алалар. Гимнның текстын соңрак кабул итү турында килешенә.

2011 елның декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт гимны тексты проектына иҗади бәйге игълан итә. Комиссия рәисе итеп Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова билгеләнә. Бәйгегә 200дән артык проект тәкъдим ителә. Шулар арасыннан 182 эш конкурста катнашырга лаек дип табыла. Беренче этапта егермеләп проект сайлап алына. Икенче турга Гөлшат Байтимерова җибәргән «Батыр» исемле проект уза. Әмма текстка тантана, гимн бөеклеге җитми торган була. Шуңа күрә дә чираттагы этапта текст шактый үзгәрешләр кичерә. Филипп Пираев гимн сүзләрен рус теленә тәрҗемә итә.

Рөстәм Яхин, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны музыкасы авторы

1921 елның 16 августында Казанда туа. Мәскәү музыка училищесына укырга керә. 1941 елда Мәскәү консерваториясенә имтиханнар тапшыра, ләкин сугышка китү сәбәпле, укуы өзелеп тора. Сугыштан соң консерваторияне тәмамлый. 1950 елда Казан консерваториясендә укыта башлый. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССРның, РСФСРның халык артисты, «Мактау билгесе», Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры.

Фәния Әхмәтҗанова

 

 

 

 


Фикер өстәү