Укытучы укучыны чәче ошамаганлыктан кыйнаган

Мәскәүдә укытучы финанс грамоталылыгы буенча дәрес вакытында укучыны кыйнаган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, укытучы укучының прическасын ошатмаган, дип хәбәр итә Mash телеграм каналы. 

2031 нче учреждениедә Сергей Окопский кадет сыйныфы белән җитәкчелек итә һәм укучыларны акча белән эшләргә өйрәтә. Дәрестә ирнең озын чәчле сигезенче сыйныф укучысын күреп ачуы чыккан. Укытучы кычкырып яшүсмергә кабинеттан чыгарга куша.

Укучы баш тарткач, укытучы аны чәчләреннән тотып коридорга алып чыга. Анда ул берничә тапкыр яшүсмергә суга. Тиздән ашыгыч ярдәм килә. Табиблар малайның борын һәм башына зыян килүен ачыклыйлар.

 


Фикер өстәү