Алар укырлык әсәрләр кирәк: балалар һәм үсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәрләр бәйгесе игълан ителде

Балалар һәм үсмерләр өчен язучы яисә язарга теләүче авторлар игътибарына яңа бәйге игълан ителде. Ул Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин исемен йөртәчәк һәм киләчәктә ике елга бер мәртәбә уздырылачак. Бу турыда “Татар-Информ”да узган матбугат очрашуында сөйләштеләр.

– Әлеге бәйгене без балалар һәм үсмерләр әдәбиятын баету, алар өчен иҗат итүчеләрне кызыксындыру ниятеннән башлыйбыз. Роберт Миңнуллинны барыбыз да белә. Балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кадерле аның иҗаты. Әлеге бәйгегә без аның исемен кушып, Роберт Миңнуллин һәм аның иҗатын мәңгеләштерергә телибез, – дип аңлатты Татарстан мәдәният министрының урынбасары Ленар Хакимҗанов.

Хәзерге үсмер нәрсә укырга тели? Аның әдәби зәвыгы нинди? Татарстанның Язучылар берлеге рәисе  Ркаил Зәйдулла сүзләренчә, язучылар бу турыда да уйларга тиеш.

– Бездә балалар һәм үсмерләр әдәбияты шактый түбән кимәлдә. Бигрәк тә, үсмерләр өчен әсәрләр бик аз. Без үскәндә Ләбибә Ихсанова, Гәбделхәй Сабитов, Адлер Тимергалин, Мәхмүт Хәсәнов кебек әдипләрне яратып укый идек. Алар нәкъ безнең өчен яза иде. Хәзерге үсмерләр аларны укымый инде. Алар өчен башкача язарга кирәк. Минем балалар да үсмер яшькә җитте. Мәсәлән, 16 яшьлек кызым чит ил язучыларының фэнтези жанрында иҗат ителгән әсәрләрен яратып укый. Ягъни, урыс әдәбиятында да үсмерләр өчен иҗат итүчеләр бик сирәк әле ул, – дип сөйләде ул. – Әлбәттә, бер бәйге белән генә бөтен проблеманы хәл итеп булмас. Ләкин татар үсмерләре укырлык талантлы әсәрләр тумасмы дигән өмет бар.

 

Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәрләр бәйгесе турында белешмә:

Бәйгегә татар телендә язылган, моңа кадәр беркайда да бастырылмаган һәм түбәндәге дүрт номинациягә караган эшләр кабул ителә: “Иң яхшы проза әсәре” (I урынга – 100 мең, II урынга – 80 мең, III урынга – 60 мең); “Иң яхшы комикс” (I урынга – 120 мең, II урынга – 90 мең, III урынга – 70 мең); “Иң яхшы скетч” (I урынга – 90 мең, II урынга – 70 мең, III урынга – 50 мең); “Иң яхшы балалар шигыре” (I урынга – 80 мең, II урынга – 50 мең, III урынга – 40 мең).

Гаризалар һәм эшләр 30 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Бәйгегә дигән әсәрләрне Язучылар берлегенә тапшырырга кирәк. Бер автор күп дигәндә өч әсәр җибәрә ала. Бәйгегә нәтиҗәләр исә 15 декабрьгә кадәр ясалачак.


Фикер өстәү