Күпне күрсәтте. Татар телендәге әдәби әсәрләргә бәйге быел да узачак

Татар әдәбиятын яңа биеклеккә күтәрәбез. Әдәби тәнкыйть тә читтә калмаячак. Президент каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә инде икенче мәртәбә үткәрелә торган әдәби бәйгегә быел да зур өметләр баглыйлар.

Әлеге бәйге нинди максаттан үткәрелә? Бу сорауга матбугат очрашуында Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җавап бирде.

–  Узган елгы бәйгегә 1500ләп әсәр килде. Бу – әдәбиятыбыз яши һәм үсә дигән сүз. Бүген безгә ничек тә бөек язучыларыбыз ирешкән биеклекнесакларга иде. Ул биеклекне югалтмау бик зур уңыш булачак, – диде ул.  

Ркаил Зәйдулла быелгы бәйгенең үзенчәлекләре турында да сөйләде. Быел  җәмгысы 10 номинация буенча әсәрләр кабул ителә. Номинацияләр исемлегенә әдәби тәнкыйть мәкаләсе һәм рецензия дә өстәлгән.

– Без, татарда әдәби тәнкыйть өлкәсе аксый яки бөтенләй юк, дияргә күнеккән. Әйе, китап чыккан уңайдан гына сирәк-мирәк рецензияләр күренгәлианысы, ләкин барысына да түгел. Заманында Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, ниндидер яңа әсәр чыкса, кечкенә генә мәкалә белән булса да, шундук мөнәсәбәтен белдерәләр иде. Бүген безгә әлеге жанрга кызыксындыру уятырга кирәк, – диде Язучылар берлеге рәисе.

Әдәби бәйгедә катнашу өчен татар телендә язылган, моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында, төрле җыентыкларда басылмаганәсәрләр генә кабул ителә. Мәгълүм булганча, бәйгедә катнашучылар әсәрләрен тәхәллүс белән җибәрергә тиеш. Авторның исеме җиңүчеләрне игълан иткәндә генә билгеле булачак. Тагын бер яңалык – быел бер автор бер генә тәхәллүс белән катнаша алачак.

Авторларның кем булуы кызык та, мөһим дә түгел. Без әсәрләр белән эшлибез. Гомер буе шушы өлкәдә «кайнагач», авторларның стилен чамалыйсың инде ул. Төгәл әйтеп булмаса да, барыбер сиземлисең. Тик үз стиле булган язучылар күп түгел, берничә генә. Әсәр уңышлы булса да, аның үз стиле бар дигән сүз түгел әле. Язучының мөмкинлекләре әсәрендә күренә. Явызмы ул, киң күңеллеме, белемлеме, надан кешеме – әсәрендә чагыла, – диде Ркаил Зәйдулла.  

«Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин фикеренчә, узган елгы бәйгедә җиңмәгән әсәрләр дә журналда басылырга лаеклы.

– Проза һәм шигърият жанрларында җиңгән әсәрләр гыйнвар аеннан бирле «Казан утлары»ндаавторларының фамилияләре белән басылып килә. Җиңмәгән әсәрләрне дә карап, укып барабыз. Күбесе «Казан утлары»нда басылырга лаеклы. Бу безне бик сөендерә. Аларны да бастырачакбыз. Башка газета-журналларга да таратабыз, – диде ул матбугат очрашуында.

Узган бәйгедән соң әсәрләрнең авторлык хокуклары мәсьәләсе берникадәр бәхәс уяткан иде. Моңа Рөстәм Галиуллин ачыклык кертте:

– Авторлар үз хокукларын югалтмый. Бердәнбер шарт – автор исеме янына әсәрнең бәйгедә җиңгәнен белдерә торган тамга кую, – дип аңлатты ул.

Әдәбият галиме Дания Заһидуллина фикеренчә, әлеге бәйге татар әдәбияты турындагы карашларны уңай якка үзгәрткән.

– XX–XXI гасырлар чигендә татар әдәбиятын шактый тәнкыйтьләп килдек. Аның үткәне, авыл тормышыннан ерак китә алмавы, заманча проблемаларны аз яктыртуы, үсмерләр өчен әсәрләрнең аз булуы һәрдаим әйтелә торган төп кимчелекләр иде. Узган елгы бәйге безгә татар әдәбиятының потенциалы зур булуын, заманча темаларга алынучы, үсмерләрне дә канәгатьләндерерлек әсәрләр язучы әдипләребезне күрсәтте, – диде ул.

Дания Заһидуллина, әсәрләрне бәяләгәндә, иң беренче чиратта нәрсәгә игътибар итүләрен атады.  Болар – әсәрнең укылышлылыгы, заманча булуы һәм аның дөнья әдәбиятында барган процесслар, яңалыклар белән аваздашлыгы. Ркаил Зәйдулла исә әсәрнең чын татар әдәби телендә язылуының мөһимлеген, татар халкының милли үзаңын үстерүгә өлеш кертергә тиешлеген искәртте.

– Әсәрне укыгач, кеше я «Нишләп без болай соң әле?» дигән әрнү кичерергә, я «Без бит – бөек халык, без алга барырга тиеш!» дигән өмет һәм горурлык хисе тоярга тиеш. Бу – бик югары максат инде. Ләкин бу максатка омтылырга кирәк, – диде ул.

Әдәби бәйге җиңүчеләренә акчалата призның гомуми күләме – 3 миллион 895 мең сум. Быел бәйгенең номинацияләре – «Роман», «Повесть», «Хикәя», «Поэма яки шигырьләр шәлкеме», «Повесть (үсмерләр әдәбияты)», «Хикәя (үсмерләр әдәбияты)», «Поэма яки шигырьләр шәлкеме(балалар һәм үсмерләр әдәбияты)», «Хикәя (балалар әдәбияты)», «Кыска драма әсәрләре, скетчлар (балалар әдәбияты)», «Әдәби тәнкыйть мәкаләсе, Рецензия». Романнар – 2023 елның 1 декабренә, башка номинацияләрдәге әсәрләр 2023 елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә.

Ләйсән Сафина


Күпне күрсәтте. Татар телендәге әдәби әсәрләргә бәйге быел да узачак” язмасына фикерләр

  1. Әдәби әсәр җибәрерлек кешеләрме соң Комиссиядәгеләр? Алар бит килгән хатка (интернет заманында!) җавап язуны да үзләре өчен түбәнлеккә яисә авыр йөккә саныйлар. Былтыр 2 язма җибәрдем-ни «б», ни «м», ни «»кукареку», урыс әйтмеши.
    «Культуралы» кешеләр «Язмаларыгызны алдык, рәхмәт, укырбыз» дип хат юллар иде, (хет ватсаптан!), яисә
    «укыдык, әдәби әсәр дип булмый- өлгермәгән әле…» дип язсалар кем үпкәләр иде?
    Инде бит бер сайт ачарга буладыр, шулхәтле изге максатка-яңа сәләт ияләрен ачыкларга булгач? Без дә укыр идек, фикер язар идек, тавыш биреп(ул хәрәмләшүдән сакламый) түгел, фикер язып ачыкланыр иде әдәби «шедевр»лар.
    Әлегә бу эшләр махсус шул тәртиптә оештырылганганга охшаган. Ни өчен?

Фикер өстәү