Безнең заман Әлмәндәре. Әҗәлне алдый алган легендар картны «Татнефть» халыкка кайтарды

Күк канцеляриясендә гадәттән тыш хәл: Әлдермеш авылында Әлмәндәр исемле карт рөхсәтсез озак яши икән! «Өстәге»ләр белгәнче, аның җанын алырга дип, Җиргә 1550 номерлы агентны җибәрәләр. Шуннан… Таныш сюжетмы? Танылган драматург Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасындагы үлемсез герое яңадан сәхнәгә кайтты! Бу юлы – өлкәннәр дә, балалар да рәхәтләнеп карый алырлык мультфильм рәвешендә.

Хыялланудан башлана

Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәренә нигезләнгән әлеге мультфильм  татарча беренче тулы метражлы анимацион фильм санала. Бу проект Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, «Татнефть» компаниясе матди ярдәме белән булдырылды. 10 майда иҗат эшен халыкка Камал театрының Зур сәхнәсендә тәкъдим иттеләр. Димәк, дистә елдан соң Әлмәндәр карт кабат туган сәхнәсенә кайтты!

Хыялдан чынбарлыкка адым ясарга булышкан, легендар геройны экранга чыгаруда ярдәм иткән кешеләргә «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмының сәнгать җитәкчесе, «Татармультфильм» берләшмәсе генераль директоры Марат Ганиев та рәхмәтле.

– Татарстан Рәисе, ТР Рәисе каршындагы Татар телен  һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» компаниясе безнең канатларга көч-куәт бирделәр, бу зур эшне җиренә җиткерергә булышты. Аларның ышанычын акламый булмас. «Татнефть» компаниясе хезмәткәрләренә без мультфильмны Әлмәт шәһәрендә махсус күрсәттек. Нефтьчеләр безне бик җылы каршы алды.  Алкышлары, рәхәтләнеп көлүләре, хисләнеп чыккан күз яшьләре өчен аерым рәхмәт, – диде ул.

Гомумән, «Татнефть» компаниясе белән хезмәттәшлекләре кичә-бүгенге генә түгел икән инде. «Без бергәләп уйлап тапкан Нефтяша тиене яшь тамашачыларга мультфильмнарда компаниянең экологик программасы, табигатьне саклау  турында сөйли. «Нефтяша» дип аталган интернет-портал да булдырылды.  Нефтьчеләр экология мәсьәләсенә һәрвакыт зур игътибар бирә», – диде Марат Ганиев.

«Татармультфильм» берләшмәсе пьеса сюжетын анимациягә күчерү турында күптәннән хыялланган. Иҗат берләшмәсенең баш режиссеры Сергей Киатров әйтүенчә (ул – бу мультфильмның режиссеры да. – Авт.), әлеге әсәргә алынулары юкка түгел.

– «Татармультфильм» берләшмәсе барлыкка килгән чорда, Туфан Миңнуллин безгә ярдәм итте, теләктәшлек күрсәтте. Аның әсәрләрен экранга чыгару турында күптәннән уйлана идек, – ди режиссер.

Аның сүзләренчә, «Әлмәндәр» нигезендә гади, тик бик мөһим кыйммәтләр дә ята. Шуңа ул тамашачы өчен тәрбияви яктан да кадерле. Шул рәвешле эчтәлеккә дә сак кагылганнар. «Биредә гаилә кыйммәтләре, тормышны ярату, халык зирәклеге һәм хәйләкәрлеге – барысы да бар. Без, бер караганда, барысын да пьесадагыча һәм спектакльдәгечә иттек. Әмма, шул ук вакытта, пьесадагыча да, спектакльдәгечә дә түгел. Алар бер-берсен кабатламый», – диде режиссер.

Мультфильмда татар мәдәнияте, татар халкына хас бизәкләр, төсләрне истә тотып эшләгәннәр. Сер итеп кенә әйтәбез: мультфильмны әзерләгән арада Сергей Киатров «Тартарика» дигән китапны да ятларга өлгергән инде.

– Танылган спектакльнең актерлар составы рәссамнар өчен илһам чыганагы булды. Безгә халыкның иң яраткан спектаклен яңа формаларда иҗат итү мөмкинлеге туды. Без бу әсәрне бүгенге һәм киләчәк буынга тапшырабыз. Ярдәм өчен Татарстан Рәисенә, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтовка, Мәдәният министрлыгына, «Татнефть» җәмгыятенә һәм шәхсән аның генераль директоры Наил Мәгановка рәхмәтләребезне җиткерәбез, – диде режиссер.

«Татармультфильм» студиясе җитәкчесе Азат Ганиев әйтүенчә, анимацион фильмны әзерләүгә ярты ел тирәсе вакыт киткән. Тагын берничә ай дәвамында студиядә иҗат җимешен тулы канлы мультфильм итү өчен тырышканнар.

 

– Без Әлмәндәр карт образын ачарга теләдек. Ул һаман да шул ук – балаларның өлкән дусты, Хәмдебану әбигә күз атучы, тормышны сөюче карт. Күңеле белән яшь ул, – диде Азат Ганиев.

Җан өрүчеләр

Әлмәндәр белән Әҗәлетдин алышын спектакль буларак караган буын мультфильмда да бу геройларның җанга якын тавыш белән сөйләшүен теләр иде, билгеле. Моңа ирешкәннәр дә. Билгеле, мәшһүр артистыбыз – Әлмәндәрне уйнаган Шәүкәт Биктимеров күптәннән гүр иясе. Геройны аңа охшатып Эмиль Талипов тавышландыра.

Аның каравы Әҗәл – безнең арада. Мультфильмда да күк канцеляриясе агентына данлыклы артистыбыз Равил Шәрәфиев үз тавышын «бирде».

– Мультфильмны тавышландыру тәкъдиме килгәч, дөресен әйтим, бик шикләндем. Бер үк елгага ике тапкыр керү, кабатлану булмасмы дип уйландым. Әмма бу – бөтенләй башка эш икән, без анимациягә яраклашырга тырыштык, – ди артист. – Спектакльдә дә, мультфильмда да әйтергә теләгән фикер шул ук дияргә була: Әҗәлдән куркырга кирәкми.

Равил ага мультфильмны ясаучы командага да рәхмәтле. «Алар бик вак эшне башкарып чыкты. Минем анимация тудырырга сабырлыгым җитмәс иде. Аны шулкадәр сәләтле, фантазиягә бай команда эшләде. Мин ул кешеләргә сокланам. Мультфильм яхшы килеп чыкса, ул – шушы команданың эше, начар икән, минеке дип санарсыз», – диде ул.

Зирәк картны тавышландырган Эмиль Талипов өчен дә мультфильмда катнашу яңа тәҗрибә булган. Әле эше дә җаваплы: ничәмә-ничә буын Әлмәндәрнең Шәүкәт ага тавышы белән «сөйләшүенә» күнеккән бит!

– Бу эшкә алынырга тәкъдим иткәндә, Шәүкәт абый шикеллерәк тавышландыра алмассыңмы дигәннәр иде. Әлмәндәр персонажын тавышландырганда күз алдымда Шәүкәт абыйны тоттым. Ул табигый да. Кеше дә шуны теләр иде. Бик үк аңа охшамаса да, тырыштык. Анимацион фильм спектакльгә нигезләнеп эшләнде. Тамашачының күз алдында барыбер спектакль торачак. Әмма мультфильмны спектакль турында онытып торып карарга кирәк, аларны чагыштырып булмый, – дип киңәш итә Камал театры артисты.

Эмиль Талипов мультфильмны, гомумән, иҗат берләшмәсе башкарган эшләрне, татар телен популярлаштыруда да зур өлеш кертә дип саный.

– Татар телендә балаларына нәрсә күрсәтергә белмәгән ата-аналар өчен дә зур ярдәм бу. Кызымны үстергәндә, карарга бернәрсә дә юк иде. Ә мин аның теле татарча ачылуын теләдем. «Ютуб»та ни бар, җыеп күрсәттек, – диде ул.

Тамашаны карарга килгән Буа театры җитәкчесе Раил Садриев мондый мультфильмны дөньяга чыгаруны фидакарьлек дип атады.

– Бу күптәннән кирәк иде инде. Бу – зур эш. Моны айга менү белән чагыштырып булыр иде. Нил Армстронг әйткән бит: «Мин айга бер адым, ә кешелек дөньясы зур бер сикереш ясады». Бу да – зур бер сикереш. Мультфильм, фильмнар белән болай да арттарак калдык без. Бездә мультфильм итәрлек темалар бихисап, – дигән фикердә ул. – Без бүген әллә нинди нәрсәләр күреп азып, иркәләнеп беткәнбез. Татарның бер сәгать буе бара торган һәм татар театрының төп әсәрләренең берсе булган пьесага нигезләнеп эшләнгән анимацион фильм алкышларга лаек. Тагын да күбрәк шундый иҗат җимешләрен чыгарырга кирәк.

«Әлмәндәр»гә озын гомер телик! Оештыручылар аны урыс теленә тәрҗемә итү турында да хыяллана. Димәк, татар картының зирәклеген тагын да күбрәк кеше күрәчәк.

Анимацион фильм турында – саннарда

– Мультфильм 68 минут бара.

– Биредә 1126 күренеш, 650 рәсем, 26 музыкаль тема, 12 ария кулланыла.

– Мультфильмда барлыгы 90 персонаж.

– Иҗади эшне 96 кешедән торган төркем әзерләгән.

Чулпан Гарифуллина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү