Глициннар һәм корвалоллар вакытлыча тынычлык өчен генә алар…

Яңалыклар тасмасы безгә гел күңелсез хәбәрләр алып килә. Россиядә соңгы өч атнада тынычландыргыч препаратлар сату 10 процентка арткан әнә. Валериана экстракты, глицин һәм корвалол иң күп сатылган дарулар икән.

Мәсьәләнең бит шундый ягы да бар: кешеләр болай да соңгы ике-өч ел эчендә психологик дискомфорт кичерә һәм антидепрессантларны күп эчә иде. 10 процентка арту – болай да күп кулланылган даруларның тагын да күбрәк кулланылуы ул. Соңгы ике атнада эчкечелек дәрәҗәсенең кискен югарыга күтәрелүе дә сер түгел. Газетабыз  сайтыннан «Татарстанда үз-үзенә кул салучылар арта» дигән хәбәрне ачып та тормыйм. Авыр, билгеле. Социаль челтәрләрдә кешеләр сагышлы, төшенкелек һәм ачыргалану белән тулы постларны ешрак урнаштыралар. Автор үзе дә кайчакларда «Төшме болар барысы да, өнме?» дигән сорау белән төннәрен еш уяна. Әмма антидепрессантлар юк минем аптечкамда, спиртлы эчемлекләрне бөтенләй кулланмыйм.

Кешеләр матди югалтуларга бик игътибар итми хәзер. Алар ничектер үзеннән-үзе арткы планга күчте. Яңа йорт төзү шатлыгы шатлык булудан туктады. Әйе, әйе, әле кайчан гына кешеләрне хезмәт хакының кечкенә булуы, затлы машинага акча җитмәү, фатирның тар булуы күңелсезләндерә иде. Болар барысы да кечкенә нәрсәләр булып калды. Депрессия тынычландыргыч дарулар сәүдәсендә генә түгел, базарларда да күзәтелә. Сәүдә үзәкләренә килүчеләр кискен кимеде, диләр. Бердән, матди як кысынкы, икенчедән, урамда һәм кеше күп җыелган урыннарда хәрби комиссариат вәкилләре тотып алып, повестка өләшә, дигән курку яши. Патриотизм дәрәҗәсе никадәр генә югары булмасын, кешеләр үзләрен яисә якыннарын мобилизацияләнүчеләр сафында күрергә теләми. Мобилизациядән азат ителүчеләр темасы матбугатта да еш күтәрелә, чөнки кызыксыну зур, укучылар санын күп җыя. Газета хәбәрчесе Смоленск өлкәсендә хәрби сәнәгать комплексы предприятиеләрендә вакансияләр калмау турында хәбәр алды. Хезмәт хакы зур булганга түгел, бронь алу өмете белән шунда омтыла ирләр. ТАСС хәтта онлайн сәүдә әйләнеше дә 94 процентка түбәнәйде, кешеләр деликатеслар сатып алудан туктадылар, ди. Бу инде – җәмгыятьнең тоталь депрессиягә бирелү нәтиҗәсе.

Күңелсез һәм шомлы хәбәрләр исемлеген дәвам иттерергә була, билгеле. Әмма безнең максат бүтән. Куркыту түгел, ә «Куркудан ничек арынырга?» дигән сорауга җавап эзләү өчен тоттык кулга каләмне. Глициннар, корвалоллар озак сроклы стресслар вакытында булышмый диярлек. Беренчесе, гомумән, антидепрессант түгел. Кешеләр никтер аны тынычлану өчен куллана. Хисләр һәм уйларны идарә итәргә өйрәнмәсәк, без бөтенләй сәламәтлегебезне эштән чыгарып ташлаячакбыз. Иммунитет бетәчәк, йогышлы чирләргә тиз бирешәчәкбез, нерв авырулары да озак көттермәячәк. Организмның бөтен системасы безнең рухи халәтебезгә тыгыз белән бәйләнгән. Тынычсызлык һәм төшенкелек озак дәвам итсә, чирләрнең тулы бер бәйләме гарантияләнгән. Шуңа күрә, әйдәгез, үзебезне кулга алабыз.

Куркудан арыну өчен, аның анатомиясен карыйк. Нәрсәнеңдер төзелешен белдеңме, аның зыянлы тәэсирен туктату өчен, мөһим бер өлешен алып ташлау да җитә. «Куркынычны көтү инде килеп җиткән куркынычка караганда дәһшәтлерәк, золым көтү золымның үзенә караганда ун мең тапкыр начаррак», – ди Даниель Дефо. Бу хакта рус әйтеме дә бар: «Лучше ужасный конец, чем бесконечный ужас». Нәтиҗә ясыйк: кешене бәхетсезлек үзе түгел, аны хәвефләнеп көтү ныграк газаплый. Димәк, шомланудан туктау мөһим. Юк, сүз ваемсызланып йөрү турында түгел. Бәхетсезлектән коткара торган ниндидер адымнар ясау мөмкинлеге бар икән, аларны һичшиксез ясарга кирәк. Гамәлне кылабыз һәм нәтиҗәсен Аллаһка тапшырабыз. Аллаһ ихтыярыннан башка һичбер нәрсә булмый. Сиңа ниндидер хәсрәт ирешкән икән, бу сынауның бер төре. Сынау дөньясында яшибез һәм авырлыклар белән сыналып тору бу дөнья өчен гадәти күренеш. Әмма Аллаһ адәм баласына аның көче җитми торган сынауны бирми. Авырлык белән сыналганда иң файдалысы сабырлык. «Сабырлык һәм җиңү игезәк туганнар. Җиңү сабырлык белән килә, җиңү белән котылу килә, авырлыктан соң җиңеллек», ди изгеләрнең берсе булган ислам галиме. Авырлыктан соң җиңеллек килү ул Аллаһның мөэминнәргә (бу сүзне ассызыклыйм) биргән вәгъдәсе. Аллаһ вәгъдәсен һәрвакытта да үти.

         Беләм инде: бу юлларны укыганда, күңелегездә «Ә ни өчен соң кешеләр һәлакәткә юлыгалар?» дигән сорау туа. Бу сорауның җавабы бик киң һәм катлаулы, әлбәттә. Без аның кечкенә бер тармагын гына алып карарбыз, чөнки, бердән, урын тар, икенчедән, тулы җавап бирерлек галим түгелбез. Коръәндә кешеләрнең бәхетсезлеккә юлыгуларының сәбәпләрен аңлаткан аятьләр күп. Аллаһның илчесенең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хәдисләре дә шактый. Әбү Хөрәйрәдән килгән бер хәдистә: «Аллаһы Тәгалә әйтә: «Колым Минем турыда ничек уйласа, мин шундый булам», дигән сүзләр укыйбыз. Икенче бер хәдистә: «…Колым минем турыда яхшы уйласа, аңа яхшылык булачак, начар уйласа, аңа шул ирешәчәк», дигән сүзләр дә табабыз. Бу хәдисләрнең мәгънәсе шулай ук бик киң. Без бу очракта үзебезгә туры килгәнен генә алыйк. Гел шомланып, хәвефләнеп йөрү, өметсезлеккә һәм төшенклеккә бирелү адәм баласының Аллаһ турында начар уйлавы ул. Галәмнәрнең Хуҗасы турында яхшы уйлаган кеше аның рәхмәтенә өметләнә, үзен коткарачагына нык ышана, авырлыкларның сынау икәнен яхшы белә, үзенә килгән сынауга ризасызлык белдерми, зарланмый. Авырлыклар һәм һәлакәт җәза булып та килә кайвакыт. Болардан котылуның юлы бер генә: гөнаһлардан изгелек кылуга күчү, булган кадәресе өчен тәүбә итү һәм кичерүне сорау.  Менә шулардан соң без Аллаһның коткаруына өметләнә алабыз, Аллаһ өметләрне һәрвакытта аклый. Күңелебездә моңа шик бар икән, димәк, без Аллаһ турында начар уйлыйбыз. Андый фикерләр начар нәтиҗәгә китерсә, гаҗәпмени?

         Моннан бер атна элек кенә бу юлларның авторы мобилизацияләнгән ирен озаткан яшь хатын белән бер машинада кайтты. Ир яшь, әле утызларда гына, армиядә хезмәт иткән, карап торышка бик таза-сау да. Кире кайтуына һичбер өмет юк төсле. Берсеннән-берсе кечкенә өч бала исә (берсе күкрәк баласы әле) әни белән калалар. Хатынның хәсрәте йөзендә ярылып ята иде, карарга авыр. Түзмәдем: «Сеңлем, кайгырма, кайгыру булышмый бу очракта. Иң яхшысы: өеңә кайткач та бөтен йөрәгең белән Аллаһтан сорап дога кыл, ярдәм озак көттермәс, Аллаһ теләсә. Синең догаңнан да көчлерәк дога юк бу очракта», дидем һәм үз тормышымдагы өскә ишелеп төшеп баручы бәладән дога кылып котылуым турындагы бер очракны сөйләдем. Икенче көнне авыл мәчетендә иртәнге намазга килгәч: «Ирен кайтардылар», диделәр. Аллаһның илчесе (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Тәкъдирне догадан башка һичнәрсә үзгәртми», дигән. Аның сүзләреннән тагын без шуны беләбез: бәла күктән төшә, дога күккә күтәрелә, юлда икесе очрашалар. Дога көчле булса, бәла юкка чыга, дога зәгыйфьрәк булса, бәланең зурлыгы кими.

         Тагын бер мөһим нәрсәне искәртеп төгәллим язманы. Аллаһ үзенең авыр хәлдә калган дин кардәшенә булышкан колына булыша. Глициннар һәм корвалоллар вакытлыча тынычлык өчен генә алар. Димәк, авырлыклар килгәндә, Бөек Затның ярдәмен алу өчен, аның бәлагә тарыган колларына булышу мөһим. Әйдәгез, бу авыр чорда бер-беребезгә игътибарлы булыйк.

                                      Рәшит Фәтхрахманов   

Фото: https://kazanfirst.ru/articles/594825


Фикер өстәү