Табиб-диетолог: Суык чорда тикмәгә генә майлы ризыкларга тартмый күңел

Урамда – кара көз. Елның әлеге көздән кышка күчү чорын күпләр өнәп бетерми. Туңдыра, кайчак эчкә җылы керми интегәсең. Тиешенчә җылытылган өйдә яки офиста җылыга туймыйча йөрүчеләр бар. Ни өчен? Термометр баганалары +не күрсәткәндә дә туңып йөрүне белгечләр тормыш рәвешенә, гадәтләргә бәйләп аңлата.

Табиб-диетолог Анастасия Васильева белән җылы бүлмәдә дә туңып утыруның гадәткә әйләнгән сәбәпләрен барлап чыктык.

Диетада утыру, майлы ризыклар ашамау. Даими яки вакытлыча диетада утырганда, организмда матдәләр алмашы акрыная һәм энергия кими. Аннан килеп, табигатьнең барысы да уйланылган: суык чорда тикмәгә генә майлы ризыкларга тартмый күңел. Майлы ашагач, организм җылына. Тик, май дигәч тә, мае агып торган ит яки торт-пирожныйлар түгел. Бу дөньяда «дөрес» майлар да бар. Чикләвектә, балык, зәйтүн маенда организмны җылыта да, көйли дә торган майлар бик күп.

Аз хәрәкәтләнү. Күпчелек вакытны утырып (яисә ятып) уздырырга туры килгәндә дә матдәләр алмашы начарая, кан тамырларына зыян килә. Шуңа күрә офиста утырып эшләүчеләргә һич югында иртән йокыдан торуга физкультура ясап алырга киңәш ителә. Көн дәвамында да эш арасында бераз «селкенергә» – һич югында коридорда йөреп керергә кирәк.

Туйганчы йокламау. Аз йоклау гипоталамуска (баш миендә урнашкан, гормоннар эшләп чыгаруда мөһим роль уйный) «бәрә». Ә тән температурасын көйләүгә нәкъ менә шушы әгъза җавап бирә. Ул, йокы туймау сәбәпле, бик киеренке эшли, шуңа күрә мондый кеше  җып-җылы бүлмәдә утырганда да туңа.

Аксымлы, тимерле ризыкларны аз ашау. Аксым организмда җылылык эшләп чыгаруга (термогенез дип атала) ярдәм итә. Ризыкны эшкәрткәндә, тән температурасы арта. Аксымны күбрәк ашаган саен, термогенез озаккарак сузыла. Шуңа күрә аксымлы ризыклар табыннан төшмәскә тиеш. Тимер дигәннән, монысы кан күзәнәкләренә тән буенча кислородны йөртергә ярдәм итә, шулай ук аяк-кулларга, туклыклы матдәләр белән бергә җылылык китерә. Кул-аяклар тиз туңу организмда тимер җитмәүне аңлатырга мөмкин. Мондыйларга карабодай, бавыр, шпинат, брокколи күбрәк ашарга кирәк.

Суны – аз, каһвәне күп эчү. Организмда суның җитәрлек күләмдә булуы, матдәләр алмашын тизләтеп, җылылыкны саклауга ярдәм итә. Ә менә каһвәне ничек тә азрак эчү (көненә күп дигәндә 2–3 чынаяктан арттырмаска) кирәк. Кофеин кан тамырлары тараюга китерә, шул сәбәпле кеше туңа.

В12 витаминын аз куллану. Бу витамин эритроцитлар – тән температурасын нормальләштерүгә ярдәм итә торган кан күзәнәкләрен барлыкка китерүдә катнаша. Витамин җитми икән, эритроцитлар да җитми дигән сүз. Мондый очракта ит, балык, йомырка, сөт ризыкларын күбрәк ашарга кирәк.

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү