Риман Гыйлемханов: Оныгыбызның татарчасы әллә ни түгел шул, әнисе – марҗа

Беркөнне Кәрим белән телевизор карап утырабыз. «Улым, – мәйтәм, – мультикларыңнан туйгансыңдыр, әйдә, берәр фильм карыйк».

– Үз каналыңа күчер, алайса, дәү әти, – дип, бу пластилиннан нидер әвәли башлады. Ә үзенең бер күзе телевизорда. Ниндидер фильм бара иде. Егет белән кыз үбешәләр. Оныгым Кәрим моны бераз сәерсенеп карап торды да: «Дәү әти, карале, бер-берсен тешлиләр», – диде.

– Тешләмиләр алар, улым.

– Нишлиләр соң?

Мин баш миенең күзәнәкләрен киереп җавап эзлим, ә җавап табылмый. Кәрим соравын кабатлый.

Аптырагач: «Матур микән, дип бер-берсенең тешләрен карыйлар», – дидем дә, сүзне икенчегә бордым, пластилиннан нәрсә ясавы турында сораштыра башладым. Бала белән сөйләшкәндә авыр сораудан качар өчен тема алыштыру кирәклеген психологлардан ишеткән бар иде. Рәхмәт аларга, Кәрим «тешләшү» турында бүтән сүз кузгатмады.

Быел мәктәпкә барды оныгым, үзен дәү кеше дип исәпләгән була. Дәү әнисе аңа телефонын биргәли. Артык уйнатмаска тырышабыз, нәрсә карый икән дип тикшергәләп тә торабыз. Интернетта нинди генә уеннар булмас. Үзе әйтмешли, «познавательный» уеннар карарга ярата.

Беркөнне: «Дәү әти, дәү әни, телисезме, мин сезне интернет аша акча эшләргә өйрәтәм», – ди.

– Юк, кирәк түгел, улым, – дигән булабыз.

– Это же для вас актуально, – дип куймасынмы! Җиде яшьлек баладан шундый сүзләр чыксын инде!

Оныгыбызның татарчасы әллә ни түгел шул, әнисе – марҗа. Бала бит инде күбрәк әнисе белән була. Әмма үзебезчә тырышабыз, аңламаган сүзләрне ике телдә дә кабатлый-кабатлый әйтәбез. Алга китеш сизелә үзе, тик онык безгә ял көннәре генә килә. Болары сүз уңаеннан гына.

Яңадан акча эшләргә өйрәтүгә кайтыйк әле. Кәримнән: «Улым, нигә безнең өчен актуально?» – дип сорадык һәм көтелмәгәнрәк җавап ишеттек. «Чөнки сез – пенсионерлар», – диде Кәрим. Пенсионерлар хәлен каян белсен инде бу сабый?! Акча юк, дип зарланганыбыз булмады, ни сораса, шуны ук булмаса да, иң кирәк әйберләрне алып бирәбез. Тәмам аптырашта калдык. Безнең илдә пенсия акчасының күзгә кырып салырлык кына булуын, хәерчелекнең яшәү минимумы күләме белән билгеләнүен, ягъни 9500 тәңкәдән дә ким акча алмаган кешенең хәерче исәпләнмәвен белми бит ул. Дәү әтисенең 15600 пенсиясе аның өчен зур акча кебек тоеладыр, беләм.

И улым, улым, ярый әле дәү әниең дә исән-сау, ике пенсияне бергә кушкач, шактый гына сумма килеп чыга. Минем пенсия фатирга җитә, бераз кала да әле. Ярый безне улыбыз, синең әтиең ярдәменнән ташламый, фатир өчен дә түли, үзегезне ким кеше кебек хис итмәгез, дип, акча да бирә. Көне-төне эшли әтиең, улым. Үзенә һөнәрне дә үзе тапты, артыннан этүче дә булмады.

Ялгызлар, баласызлар, балалары булып та, язмыш кочагына ташланганнар нишләр, улым? Андыйлар безнең илдә шактый бит.

Әти-әни безне: «Кеше булыгыз», – дип үстерде. Сиңа да шуны телибез, улым. Күңел йомшарып, оныгымның башыннан сыйпадым, аркасыннан сөйдем. Ә ул: «Дәү әни, дәү әти, мин сезне яратам», – дип куйды.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү