Бензовоз шартлавында 100 дән артык кеше һәлак булган

100 дән артык кеше Сьерра-Леона Фритаун башкаласында бензовоз шартлау корбаны булган, дип хәбәр итә «Синьхуа» агентлыгы.

Башкала моргына инде 95 мәет китерелгән, дип өстәделәр.

Илнең сәламәтлек саклау министры урынбасары 100 дән артык кеше зыян күрде, дип белдерде. Кайберләре хастаханәгә озатылган.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, бензовоз йөк машинасы белән бәрелешкәннән соң шартлаган. Вакыйга Фритаун Веллингтон кварталында булган. Юл-транспорт һәлакәтеннән соң шунда ук кешеләр җыелган һәм агып чыккан ягулыкны җыярга тотынганнар. Шул вакытта бензовоз шартлаган.


Фикер өстәү