Янгын чыгып йортсыз калган Хәлиуллиннар: Казандагы фатирыбызны сатып, авылга кайткан идек

 Балык Бистәсендә яшәүче Хәлиуллиннар йортларында янгын чыгып, бернәрсәсез урамда калганнар.

– Сәгать иртәнге алты иде. Ирем ниндидер тавыш ишетеп, йокысыннан уянган. Өйгә кеше кергән ахры дип, торып карамакчы була. Аннары инде төтен исен сизеп ала. Ишекне ачып җибәрсә, анда ут дөрли. Тизрәк безне уятты, – дип сөйли Альбина. – Ничек чыкканыбызны да хәтерләмим. Бер кулыма 7 айлык баламын тоттым, икенчесенә 3 яшьлеген эләктердем. Яланаяк, йокы күлмәге белән урамга чыктык. Инде сабыйларым туңа башлаган иде. Бу вакытта ирем машинасын кабызып, йорттан читкә алып чыкты. Без шунда кереп җылынмакчы идек. Януыбызыны күреп күршеләр үзләренә чакырдылар.

Хәлиуллиннаргаиләсе шәһәр шау-шуыннан туеп, быел яз башында Балык Бистәсенә күченә. Янәсе, саф һавада яшиселәре килә. Казандагы фатирларын сатып, аның кредитын ябалар да, калган акчага иске йорт сатып алалар. Бурычларсыз, тыныч кына яшиселәре килә. Йортны әкренләп, үзләренә җайлаштырып төзекләндереп тә бетергән булалар. Олы кызларын бакчага урнаштыралар. Тик ут чыгып бөтен эшне харап итә.

– Уттан машинабызны, иремнең телефонын алып чыга алдык. Хәзер исән калуыбызга сөнеп утырабыз. Әлегә вактылыча үземнең әти-әнием янына Яңа Чишмә районына кайттык, – ди Альбина. – Йортыбыз яшәрлек түгел. Кулымда “Ана капиталы” бар. Бар өметем шунда. Интернет аша изге күңелле кешеләр ярдәм итә. Бер белмәгән кешеләр картама акча җибәрә. Аларга рәхмәт. Кышларга кергәнче, торыр җиребез булса иде дип телим.

Николайның Саклык банкы картасы 89600367600 номерына беркетелгән.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Янгын чыгып йортсыз калган Хәлиуллиннар: Казандагы фатирыбызны сатып, авылга кайткан идек” язмасына фикерләр

Фикер өстәү