Татарстанда иң яхшы волонтерны һәм алар эшчәнлеген иң яхшы яктыртучы журналистны билгеләячәкләр

Гаризалар 14 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Бәйге нәтиҗәләре буенча 5 күмәк һәм 12 аерым номинациядә җиңүчеләр, шулай ук «Татарстан Республикасының ел волонтеры –2021» Гран-при иясе билгеле булачак.

– 2021 ел волонтерлык өлкәсе өчен бик бай булды. Шуңа күрә ел ахырында һәр волонтерга рәхмәт әйтергә телибез. Быел Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән «Мәрхәмәтле Татарстан» бәйгесе уздырабыз. Мондый зур форматта ул беренче тапкыр үткәрелә, – диде «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.
Бәйгедә 18 юнәлеш буенча катнашырга мөмкин. «Мәрхәмәтле Татарстан» дүрт этапта уза: гаризалар кабул итү кампаниясе 14 ноябрьгә кадәр, читтән торып катнашу этабы 15 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр, турыдан-туры катнашу этабы 22 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр – аның кысасында катнашучылар жюри каршында үз эшчәнлекләрен тәкъдим итәчәкләр. Нәтиҗәләр 4–20 декабрьдә ясалачак.
Һәр номинациядә җиңүчеләргә һәм лауреатларга декабрь аенда узачак тантаналы чарада дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. «Татарстан Республикасының ел волонтеры – 2021» Гран-при номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип көтелә.
Шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары арасында 2021 елда Татарстан волонтерлык берләшмәләре эшчәнлеген һәм чараларын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсы узачак. Анда журналистлар, блогерлар, редакцияләр, авторлык коллективлары катнаша ала. Быел бәйге җәмәгатьчелектә заманча волонтерлык берләшмәсенең уңай имиджын тудыруга, төбәктә волонтерлык эшчәнлеген җирле һәм республика дәрәҗәсендәге массакүләм мәгълүмат чаралары аша яктыртып, киңрәк җәелдерүгә һәм популярлаштыруга юнәлтелгән.

Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү