Халыкара дзюдо фонды президенты Аркадий Ротенберг Рөстәм Миңнехановны Татарстан спортчысының җиңүе белән котлады

Татарстан спортчысы Нияз Билалов Азәрбайҗан башкаласы Бакуда узган дзюдо буенча «Зур шлем» ярышында алтын медаль яулады. Шул уңайдан Халыкара дзюдо фонды президенты Аркадий Ротенберг Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә котлау телеграммасы юллаган һәм аңа республикада әлеге спорт төрен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдергән.

«Нияз Билалов әлеге уңышы өчен тренерлар, физик культура һәм спорт тармагындагы белгечләр, Татарстан Республикасы җитәкчелегенә һәм, Рөстәм Нургалиевич, шәхсән сезгә бурычлы», – дигән Аркадий Ротенберг.

Рөстәм Миңнеханов исеменә котлау телеграммасын Россия дзюдо федерациясе президенты Василий Анисимов та юллаган. «Сезнең спорт белән чын күңелдән кызыксынуыгыз нәтиҗәсендә Татарстан спортта куәтле идарә командасы булган төбәккә әверелде», – диелгән телеграммада.


Фикер өстәү