Рөстәм Миңнеханов АИРР Күзәтчелек советы утырышында катнашты

Татарстан үрнәгендә агломерацияләрне ничек үстерергә? Мәскәүдә «Россия инновацион төбәкләр ассоциациясе» (АИРР) Күзәтчелек советы утырышында шул хакта сөйләштеләр. Анда Татарстан Президенты – АИРР советы рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырышта иң элек оештыру мәсьәләләре каралды. Күзәтчелек советының элекке составы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату сәбәпле, яңа әгъзалары сайланды. Күзәтчелек советы рәисе итеп Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин сайланды. Ул хөкүмәтнең агломерацияләрне үстерүнең мөһимлеген бик төгәл аңлавын, моннан тыш төбәкләргә үсеш өчен кайбер мөмкинлекләр дә бирелүен искәртте.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан үрнәгендә агломерацияләрне үстерү турында сөйләде.
– 2030 елга республиканың социаль-икътисади үсеш стратегиясендә агломерацияләрне үстерү күздә тотылды, – диде республика Президенты. – Өч агломерация билгеләнгән: Казан, Кама, Әлмәт агломерацияләре. Аларда 3 миллион кеше, ягъни Татарстан халкының 77 проценты яши. Агломерацияләр – төп икътисади үсеш үзәкләре. Республиканың тулай төбәк продукты күләмендә аларның өлеше 80 проценттан артып китә. 2019 елда Россиянең үсеш стратегиясе кысасында субъектларда агломерацияләр исемлеге төзелде. Әлмәт агломерациясе анда исәпкә алынмаган. Икътисади үсеш министрлыгыннан, төбәкләр тәкъдименнән чыгып, агломерацияләр исемлеген киңәйтүне сорыйм. Бүгенгә «агломерация»нең төгәл генә төшенчәсе дә юк әле. Әмма аның икътисади категория булып торуын һәм төшенчәне законга салу буенча билгеле бер кыенлыкларның барлыгын аңлыйбыз. Икътисади үсеш министрлыгы «Агломерацияләр турында» федераль закон проектын эшли башлаган иде. Хәзерге вакытта аны эшләү туктатып торыла. Шуңа күрә моношәһәрләргә ярдәм итү үрнәгендә агломерацияләрне үстерү буенча системалы эш булдыруны тәкъдим итәбез.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россия Хөкүмәтенең моношәһәрләр исемлеген, критерийларын раславын, аларны үстерү буенча программа кабул итүен, фонд оештырылуны искәртте. «Татарстанда гына да әлеге ярдәм нәтиҗәсендә 12,5 мең эш урыны булдырылды», – диде республика Президенты.


Фикер өстәү