Умырткасына зыян килгән хоккейчы вафат булган

LipetskMedia хәбәр итүенчә,  умыртка сөягенең авыр җәрәхәтеннән соң, хоккейчы урын өстендә булган. Сентябрь аенда клуб үзенең элеккеге уенчысын дәвалауга өстәмә акча җыюны игълан иткән. Күптән түгел  хәле яхшырып китеп, өмет тә барлыкка килгән. Тик аның гомерен саклап кала алмаганнар.

21 яшьлек хоккейчы Андрей Болтов вафат булган.  Андрей “Липецк” командасы өчен 2018 елдан уйнаган. Аның исәбендә 85 матч һәм 44 очко исәпләнә.

Спортчы буларак Магнитогорскиның “Металлург” командасында тәрбияләнгән булган.


Фикер өстәү