Казан Россиянең иң карлы шәһәрләре исемлегенә эләккән

Татарстан башкаласында бигрәк тә 2015⁠–⁠2016 елларда кар күп яуган: кар катламының гомуми калынлыгы 166 сантиметрга җиткән.

Татарстан башкаласы Россиянең иң карлы “миллионер” шәһәрләре исемлегендә, Чиләбе, Пермь, Түбән Новгород, Уфа һәм Екатеринбургтан калышып, алтынчы урынга чыккан. Бу хакта Яндекс.Погода белгечләре хәбәр итә. Алар соңгы 10 елдагы метеокүзәтүләр мәгълүматларын өйрәнеп, шундый нәтиҗәгә килгән.

Казанда уртача 114 көн дәвамында кар яву билгеләп үтелгән. Беренче кар гадәттә октябрьдә төшә. Быел да шулай: тәүге кар бөртекләре 21 октябрьдә күренгән. Соңгы тапкыр кар гадәттә апрельдә ява. Бер сезон дәвамында яуган карның калынлыгы уртача 116 сантиметр тәшкил итә.

“Образлы итеп әйтсәк, Казанның бөтен территориясенә чама белән 68 миллион КамАЗ кар ява”, – дип аңлатып үткән Яндекс.Погоданың һава торышын фаразлау төркеме җитәкчесе Александр Ганьшин.
Казанда 2015⁠–⁠2016 елгы кыш соңгы дистә елда иң карлы кышка әйләнгән: ул чагында карның гомуми катламы 166 сантиметр тәшкил иткән. 2010 елның 6 декабре иң карлы көнгә әйләнгән: бу көнне кар катламы шундук 19 сантиметрга калынайган.


Фикер өстәү