Ильяс Минһаҗев: «Яңа йолдыз»да беренче урынны алмавыма сөенеп туя алмыйм

Безнең халык яңалыкларга сак карый. Моның белән беренче татар кавер-төркеме солисты Ильяс Минһаҗев та килеште. «MINGAZOV» төркеме ничек оешкан? Бүген алар нинди планнар белән яши? Без  шуларны белештек.

Беренче татар кавер-төркеме турында

– Ильяс, сүзне «MINGAZOV» төркеменең оешып китү тарихыннан башлыйк әле.

– Безнең продюсер – Роман Тушев. Аның «MINGAZOV» төркеме оешканчы да проекты булган һәм әле дә бар. Алар урысча һәм инглизчә җырлар башкара. Бервакыт аның төркеменә бер чарада татарча җырларга тәкъдим итәләр һәм продюсер риза була. Ләкин бераздан моны булдырып чыга алмаячакларын аңлый. Шунда аның башына Татарстанда беренче татар телле кавер-төркем оештыру идеясе килә. Озак та үтми, минем телефон шалтырый һәм без Роман Тушев белән очрашабыз. Без, дигәнем – мин һәм баянчы егетебез Рүзәл Зиатдинов. Мин ул вакытта Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә укый идем әле. Очрашып, барабанчы Тимур Сапаров һәм гитарада уйнаучы егет Денис Казмин белән таныштык та берничә җыр башкарып карадык. Бер-ике атна әзерлектән соң беренче тапкыр чыгыш ясадык. Шунда эшчәнлекне дәвам иттерик, дигән фикергә килдек. Шуннан бирле бергә без.

– Ә ни өчен төркем синең фамилияң белән аталды?

– Башта, гомумән, «Ильяс Мингазов» иде әле ул. Оешкан мәлләрдә исем турында гел уйламадык. Соңыннан «MINGAZOV» дип кыскарттык. Хәзер сәбәбен аңлатам. Дөресен генә әйткәндә, кавер-төркемнәрнең гомерләре бик кыска. Шуңа да безнең продюссер, солист турында уйлап, шулай эшләде. Ягъни берникадәр вакыттан соң төркем түгел, солист буларак мине үстерәчәкләр, һәм проект элеккеге исеменә кайтачак.

– Сезнең төркем нәрсәсе белән үзенчәлекле?

– Кавер-төркем булгач, без инде танылган, тамашачы үз итәргә өлгергән җырларны гына башкарабыз. Ләкин болай гына түгел, үз өлешебезне кертеп, саунд-продюсерыбыз Юрий Фёдоров ярдәме белән аларга яңа сулыш өреп җырлыйбыз. Аннан соң, безне Татарстанда гына түгел, чит төбәкләр һәм чит илләрдә дә беләләр. Без үзебезне дөньядагы беренче татар кавер-төркеме дип атыйбыз.

– Димәк, башка шәһәрләрдә дә сез бары тик татарча гына җырлыйсыз?

– Әйе. Без, гомумән, күбрәк читтә чыгыш ясыйбыз. Анда яшәүче татарлар мәҗлесләренә чакыра. Әле күптән түгел генә Мәскәүдә бер юбилейда булып кайттык. Таң калдык, әле дә шуның тәэсирендә йөрим. Татар җырын бик яраталар анда.

– Без бит инде – традицияләргә тугры халык, яңалыкларга сак карыйбыз. Үзебездә, Татарстанда сезгә мөнәсәбәт нинди?

– Күпләр шакката. Безнең халык өчен яңалык бит бу – «тере» музыка, «тере» тавыш белән легендар җырларны үзләренчә башкаручы кавер-төркем. Тик безнең киенү рәвешен кабул итеп бетермәүчеләр, аңламаучылар да бар. Берәү: «Улым, кияргә оекбашың юк мәллә? Әйдә, алып бирәм», – ди (көлә).

– Берәр мәҗлестә сезгә репертуарыгызда булмаган җыр башкарырга кушсалар, җырлый аласызмы?

– Баянга кушылып булса да җырлыйм. Без болай да танылган артистларның танылган 70ләп җырыннан торган репертуар булдырдык. Яңа җырга тотыныр алдыннан, татарча аз гына да аңламаучы гитаристыбыз Дениска, һәрберсен тәрҗемә итеп, мәгънәсен аңлатабыз. Шуңа күрә кайвакыт төркемгә импровизация авыррак бирелә. Ә баянчыбыз Рүзәл андыйга оста.

Продюсер белән мөнәсәбәтләре турында

– Татар эстрадасында продюсер белән эшләргә теләүчеләр бик аз. Эшли алмауларының сәбәпләрен дә әйтеп торалар. Сезнең арада мөнәсәбәтләр ничегрәк?

– «Продюсер» сүзен ишетүгә, кайберәүләрнең күз алдына коллык килеп басадыр. Татар продюссерлары турында әллә ниләр сөйлиләр. Бездәге мөнәсәбәтләр бөтенләй башка. Төркемдәге һәр егетнең үз эше бар, уртак планны исә бергәләп төзибез. Мин, мәсәлән, репертуар өчен җаваплы кеше буларак, 10 җыр алып киләм, ә без шуның өчесен генә сайлап алабыз. Ягъни, боерык бирү һәм шуны үтәүгә генә кайтып калмый. Безнең продюсер, гомумән, бик яхшы кеше ул. Эш буенча гына түгел, мин аның белән кайвакыт шәхси мәсьәләләрдә дә киңәшләшәм.

– Син бит әле тамашачыга «Яңа йолдыз» проекты аша да билгеле. Продюсерың сине югалтудан курыкмадымы?

– «Яңа йолдыз»да катнашырга безнең төркемнең менеджеры тәкъдим итте. Дөресрәге, ул инде бар нәрсәне әзерләгән иде, ризалыгымны гына сорады. Продюсерыбыз ризалыгын белдергәч, катнашып карарга уйладым. Ул вакытта аның мондый җитди проект булуы күз алдына да килмәде. Бүген инде мин анда беренче урын алмавыма сөенеп туя алмыйм (Ильяс икенче урын алды. – Ред.), чөнки ул чакта бик җитди сайлау алдында калыр идем. Йә төркем, йә «БарсМедиа». «Яңа йолдыз»да җиңгән булсам да, төркемне сайлар идем.

Ильясның үзе турында

– Төркемгә килгәнче дә син иҗат өлкәсендә кайнагансың.  Бу хакта да сөйләшик әле.

– Безнең гаиләдә шундый бер хәл булды: әти белән әнием аерылышты. Берникадәр вакыттан соң Әлмәт районыннан Казанга күченеп килдек. Апам да, мин дә укыйбыз, ә әнием балалар бакчасында эшли. Андагы хезмәт хакын чамалыйсыздыр инде. Шунда ук уйлана башладым: гаиләдәге бердәнбер ир-ат буларак, миңа ни дә булса эшләргә, акча табу турында уйларга кирәк. Апам белән сөйләштек, уйлаштык та, мәҗлесләрдә икәү бергә биюче булып карарга ниятләдек. Апам моңа кадәр дә бии иде, әнием болай да биюче, безне ул өйрәтте. Башта бушка чыгыш ясап йөрдек, атна буе да өйдә тормаган чаклар булды. Аннан безне күреп, үзләре чакыра башладылар. Әниемә ярдәм итү максатын куйганда, А4 кәгазен алып, «20 мең эшлим», – дип язып куйган идем. Моның өчен ике ай вакыт кирәк булды. Ел ярым эшләгәннән соң туктадык. Аякка басарлык акча җыелган иде инде. Шуннан соң бар да җайлашты кебек – мине кавер-төркемгә чакырдылар, апам үз һөнәре буенча эшли башлады. Хәзер инде, Аллага шөкер, горурланып, гаиләмнең финанс ягын кайгыртам, дип әйтә алам.

– Ни өчен нәкъ менә Чаллы педагогика университетына керергә булдың? Укытучы белеме кирәкме сиңа?

– Дөресен генә әйткәндә, кайчан да булса бу һөнәрне сайлармын дип  уйламаган идем. Пандемия башлангач, артистлар эшсез калды. Ә миңа эшсез калырга ярамый иде, нишләргә, дип уйлана башладым. Шунда миңа Чаллыда читтән торып укырга тәкъдим иттеләр. Татар теле һәм әдәбияты юнәлешен сайладым. Без, яшьләр, туган телебезне оныта башладык. «MINGAZOV» проекты да шушы проблеманы истә тотып эшли. Җыр аша туган телебезгә мәхәббәтне көчәйтергә иде. Үзем дә татар телен камил беләм, дип әйтә алмыйм. Бу юнәлешне сайлавым моның белән дә бәйле.

– Хәзер яшь буын да ретро җырларга тартыла башлады.

– Әйе, бу бигрәк тә рус эстрадасында сизелә. Без дә менә ретро җырлар башкарабыз бит. Бер концертта Хәния апа Фәрхи репертуарыннан «Әлдермешкә кайтам әле» җырын башкарганда каршымда торучы кечкенә-кечкенә кызларның да кушылып җырлавын күреп алдым һәм сөендем. Онытылмас җырларны яшьләр дә ярата икән бит!

– Онытылмас җырлар, дигәннән. Безнең чорның нинди җырлары онытылмас булыр икән? Гомумән, булырмы андый җырлар? Ничек уйлыйсың?

– Мин дә бу хакта уйлыйм, ләкин әлегә җавап таба алмыйм. Без егетләр белән җыр сайларга утыргач та, бүгенге «хит»ларны барлыйбыз. Ә алар юк. Бәлки, вакыт узу кирәктер. Белмим.

Блиц-сораштыру:

– Хыялларның чынга ашуына ышанасыңмы?

– Әйе, ләкин хыялларны башка кешегә сөйләргә ярамый дип уйлыйм. Сөйләгән очракта алар гел чынга ашмый.

– Йөрәгең бушмы?

– Әйе.

– Сезнең төркемдәге татулыкның сере нидә?

– Бездә көнчелек, көндәшлек дигән әйберләр юк. Өч ел эчендә без бер-беребезне аңларга өйрәндек. Бигрәк тә, ерак юлга чыга башлагач. Анда нинди генә хәлләр булмый бит инде. Ә без бер-беребез өчен гомеребезне дә бирергә әзер.

Лилия Гыймазова

 

 

 


Фикер өстәү