Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 249 очрагы теркәлгән, аларның өчесе – читтән кертелгән, 246 очрагы аралашу сәбәпле йоккан.
72 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 177 кеше өйдә дәвалана.
География:
1. Казан –168
2. Чаллы – 23
3. Әгерҗе – 1
4. Аксубай – 3
5. Алексеевск – 1
6. Биектау – 2
7. Алабуга районы – 4
8. Яшел Үзән – 11
9. Кайбыч – 2
10. Лаеш районы– 4
11. Лениногорск – 1
12. Менделеевск – 1
13. Минзәлә – 1
14. Мөслим – 1
15. Түбән Кама – 5
16. Нурлат районы – 4
17. Питрәч – 4
18. Спас районы-2
19. Тәтеш – 2
20. Чистай районы – 9
11 ноябрьгә Татарстанда 33 147 коронавирус очрагы теркәлгән. Пандемия башланганнан соң, 26 429 кеше терелгән, шул исәптән 188 е узган тәүлектә.
Барлыгы 1 758 303 кешегә вакцинация ясалган, аларның 1 165 897 се икенче прививка алган.