Казанда «Метроэлектротранс» оешмасы метрополитен станцияләрендә QR-кодларны тикшерү өчен тиз арада контролерлар җыя.
Тикшерүчеләр Керем җыю һәм хәрәкәт дирекциясендә эшләячәк, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте Telegram-каналында.
«Эш графигы — 2/2. Вакыты — 6.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр яки 12.00 дән 24.00 сәгатькә хәтле. Хезмәт хакы — 20 000 сум, QR-код булу мәҗбүри», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Контролерлар булып эшләргә теләүчеләргә 533-70-16 һәм 8-966-250-31-07 телефоннары аша мөрәҗәгать итә ала.
Татарстанда җәмәгать транспорты пассажирларында коронавирустан вакцинация ясау фактын раслаучы QR-кодларны яки авырудан савыгу турындагы белешмәләрне киләсе атна башыннан, 22 ноябрьдә тикшерә башлыйлар.