Татарстанда тәүлек эчендә 273 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның  273 очрагы теркәлгән. Аларның 4се – читтән авыру йоктырып кайткан, калганнары элемтәдә булу сәбәпле авырган.

Авыруларның 69ы хастаханәгә салынган, 204 кеше өйдә дәвалана.

География:
1. Казан – 177
2. Яр Чаллы – 10
3. Әлки районы – 1
4. Әлмәт – 1
5. Апас – 2
6. Арча районы – 10
7. Балтач – 10
8. Буа районы – 4
9. Югары Ослан – 2
10. Биектау – 4
11. Яшел Үзән – 29
12. Кайбыч – 1
13. Кукмара – 3
14. Лаеш – 2
15. Минзәлә – 1
16. Мөслим – 1
17. Түбән Кама – 1
18. Яңа Чишмә – 1
19. Питрәч – 1
20. Саба – 3
21. Тәтеш – 6
22. Тукай районы – 1
23. Теләче – 1
24. Чирмешән – 1

17 ноябрьгә Татарстанда 34 728 COVID-19 очрагы теркәлгән. Пандемия башланганнан соң 27 406 кеше терелгән.

Барлыгы 1 857 902 кешегә вакцинация ясалган (тәүлек эчендә үсеш 22 021), шуларның 1 287 954е икенче прививкаларын алган.


Фикер өстәү