Эшмәкәр Эдуард Басыйров: 90 мең долларымны суга салдым

Соңгы вакытларда шәхси байлыгын төрле юллар белән чит илләргә чыгаручылар күбәйгән. Татарстан таможнясы хезмәткәрләренә дә закон бозучылар белән әледән-әле эш итәргә туры килә. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, чик аша чыкканда закон бозулар узган елның шул чоры белән чагыштырганда 14 процентка арткан.

Илнең Стратегик эшләнмәләр үзәге баш белгече Наталья Сафина әйтүенчә, Россиядә 2021 елның өченче кварталында чик аша законсыз чыгарылган байлык күләме дүрт тапкыр арткан. Закон бозуларның күпчелеге  чик аша  акча һәм кыйммәтле әйберләр алып чыгуга карый. Гамәлдәге закон буенча ул 10 мең доллар белән чикләнгән булса да, кайберәүләр Остап Бендердан да уздырып, яшерен кесәләр яисә чемодан төпләрендә һаман күбрәк күләмдә байлык алып чыгу юлларын эзли.

– 2014 елда ил җитәкчесе Владимир Путинның офшор зоналарына кагылышлы мәгълүм карарыннан соң, чит илләргә чыгарылучы капитал ташкыны шактый кимегән иде. Акча чыгаруны чикләү башлыча Евразия икътисади берлегенә керүче илләргә кагылды. Беларусь, Әрмәнстан, Казахстан һәм Кыргызстан кебек илләргә чыгарылучы капитал күләмен чикләү кертелмәгән. Күпләр шуннан файдаланып калырга омтыла. Соңгы ун елда читкә чыгарылган капитал күләме якынча исәпләүләр буенча 613 миллиард долларга җитә, – ди Наталья Сафина.

Белмәгәннең дә башы авырта

Россия һава юллары, аерым алганда, Габдулла Тукай исемендәге Казан Халыкара аэропортының таможня хезмәте аша кыйммәтле әйберләр, чикләнгән суммадан дистәләрчә тапкыр күбрәк акча алып чыгарга омтылучылар да шактый икән.

Югыйсә декларациядә күрсәтелмәгән ювелир эшләнмәләр, сәнгать әсәрләре, алтын-көмеш һәм башка төр кыйммәтле әйберләрне төрле яшерен юллар белән чик аша чыгарырга теләүчеләр контроль хезмәтенең заманча техника һәм технологияләрдән файдалануын да яхшы белә. Андыйлар быел да йөзләрчә миллион сумлык байлыгыннан мәхрүм калган. Өстәвенә 7 миллион сум штраф түләттерелгән.

Казан эшмәкәре Эдуард Басыйров белән Лаеш районы суд залында  очраштык. «Туксан мең долларны суга салдым», – дип сыкрана ул.

Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, эшмәкәр ниндидер ашыгыч эш белән Казан аэропортыннан Төркиянең Истанбул шәһәренә очарга ниятли. Билгеләнгән вакытта «яшел зона»ны үтеп,  «кызыл зона»дагы контроль-тикшерү бүлегенә  үтә.

Биредә җиһазландырылган махсус стендларда пассажирның таможня  аша күпме акча алып чыгу мөмкинлеге зур хәрефләр белән язылган. Стендларда эре хәрефләр белән һәр пассажирның үзе белән алып чыгасы акча һәм башка кыйммәтле әйберләрнең бәясе 10 мең доллардан артырга тиеш түгеллеге дә күрсәтелгән. Шуңа да хөкемдарлар Эдуард Басыйровның: «Мин бу турыда белмәдем», – дип акланырга маташуын нигезле дип тапмады.  Өстәвенә,  чит ил паспортындагы тамгаларына караганда, гаепләнүченең Төркиягә беренче баруы гына түгел икән. Тикшерүчеләр аның  2021 елда  Төркиягә биш тапкыр сәфәр кылуын ачыклаган.

Тәҗрибәле эшмәкәр чит илгә зур күләмдә акча алып чыгуның башка юллары барлыгын да белгәндер. Әмма офшор яки таможня берлегенә керүче илләр аша эш иткәндә дә читкә чыгарылучы байлыкның каян килүе белән  кызыксынучы махсус органнарның төрле сорауларына җавап бирергә уңайсызланган булса кирәк. Озак еллар  җаваплы эшләрдә эшләгән, хезмәт хакы да артык зур булмаган кешегә андый сорауларга җавап табу җиңел түгелдер шул.

Таможня хезмәткәре Евгений Анисимов әйтүенчә, «Казан – Истанбул» рейсына утырырга җыенучы пассажирлар «Хайскан» махсус  контроль җиһазлары аша күзәтү уза. Алып чыгасы әйберләр дә өйрәтелгән этләр ярдәмендә тикшерелә. Яшерелгән акча булса, ул шунда  ук ачыклана.

Акланырлык сәбәп юк

«Кызыл  зона»да эшләүче башка хезмәткәрләр дә Эдуард Басыйровның чик аша зур күләмдә акча алып чыгарга омтылуын ялгышлык белән түгел, ә таможня хезмәтенең аның бу гамәлен күрми калуына өметләнеп эшләнгән дип саный.

Сер түгел, тикшерүчеләр  төп игътибарларын беренче чиратта  пассажирның үзе белән яисә багажында наркотик матдәләр, корал яки башка куркыныч әйберләрне ачыклауга юнәлтә. Ә инде чемодан, рюкзак, сумка, барсетка һәм башка  төенчекләр, пассажирларда ризасызлык тудырмас өчен, җиңелчә генә тикшерелә. Эдуард Басыйров та шуңа өмет иткән булса кирәк. Таможня хезмәткәрләре рюкзак төбендәге калын китап эчендә махсус урын ясап урнаштырылган  90 мең долларны табып ала.

Мондый гамәл өчен, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 200.1 нче маддәнең 2 нче бүлегендә әйтелгәнчә, закон бозучыны бер елга ирегеннән мәхрүм итү каралган.

Җаен туры китереп, эшмәкәрнең ни сәбәпле бу адымга баруын сораштырдым. Газетадан икәнлегемне белгәч, дөресен әйтергә булды. Төркиядә аның берничә йорты бар икән. Шуларны Россиядән ял итәргә баручы туристларга арендага биреп, акча эшли ул. Соңгы вакытларда Россиядән туристлар ташкыны бермә-бер арткан. Шуңа да 90 мең долларга тагын бер йорт сатып алмакчы булган. Тиз арада эләктереп калмаса, башкалар алачак. «Шулкадәр акчаны суга салу – минем өчен зур фаҗига», – дип уфтана эшмәкәр.

Суд барышында Эдуард Басыйров төрле сәбәпләр табып, никадәр генә үзен акларга тырышса да, барып чыкмады. Лаеш районы суды карары нигезендә чик аша рөхсәт ителгән суммадан тугыз тапкыр күбрәк акча алып чыгарга маташканы өчен гаепле дип табылды. Акча дәүләт файдасына алынды.

Суд шулай ук Эдуард Басыйровны бер елга ирегеннән чикләү турында карар кабул итте. Бу вакыт эчендә эшмәкәр үзе яшәгән территориядән читкә чыкмаска,  махсус күзәтү органнарында ай саен теркәлү узарга тиеш булачак.

Камил Сәгъдәтшин

Фото: Татар-информ

 

 

 

 

 


Фикер өстәү