Воронеж өлкәсендә күп балалы гаилә янгында һәлак булганнан соң, җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә төбәк буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.
Күп балалы гаилә элегрәк профилактик исәптә торган, ә әниләре ноябрь аенда ата-ана вазифаларын үтәмәгән өчен җаваплылыкка тартылган булган.
Янгын бүген иртәнге җиденче яртыда Ольхово районының Костово авылында чыккан. Фаҗига нәтиҗәсендә шәхси йортта 33 яшьлек хатын-кыз һәм аның биш баласы – 4, 10 яшьлек кызлар, шулай ук 13, 3 һәм 1 яшьлек малайлар янып үлгән. Янгынның сәбәбе янгын-техник экспертиза ярдәмендә ачыклана, әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.