Татарстанда коронавирус йоктырган 52 кеше хастаханәгә озатылган

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 270 очрагы теркәлгән, аларның 52се хастаханәгә салынган. 18 яшькә кадәргеләр арасында 76 бала авыру йоктырган.

География:
1. Казан – 111
2. Чаллы – 15
3. Әгерҗе – 1
4. Азнакай – 3
5. Алексеевск – 1
6. Әлмәт – 4
7. Апас – 1
8. Арча – 3
9. Әтнә районы – 3
10. Баулы – 1
11. Балтач – 2
12. Бөгелмә – 11
13. Буа районы – 2
14. Югары Ослан – 3
15. Чүпрәле – 1
16. Алабуга – 7
17. Зәй районы – 4
18. Яшел Үзән – 14
19. Кайбыч – 2
20. Кукмара районы – 4
21. Лаеш районы – 1
22. Лениногорск – 6
23. Мамадыш – 3
24. Менделеевск – 2
25. Минзәлә – 3
26. Түбән Кама районы – 22
27. Яңа Чишмә – 3
28. Нурлат – 7
29. Питрәч – 1
30. Балык Бистәсе – 2
31. Саба районы – 4
32. Сарман – 2
33. Тәтеш – 6
34. Тукай районы – 7
35. Теләче – 3
36. Чистай районы – 4
37. Ютазы районы – 1

31 мартка Татарстанда 137 248 коронавирус очрагы теркәлгән.

1867 кеше үлгән, шул исәптән узган тәүлектә дүрт кешенең гомере өзелгән. Алар – 1966, 1957 елгы ир-атлар һәм 1937, 1947 елгы хатын-кызлар.

Пандемия башланганнан соң 128 398 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 845 кеше тәүлек эчендә савыккан.

Барлыгы 2 499 736 кешегә вакцинация ясалган (үсеш 1 044), аларның 1 926 021е икенче прививкаларын ясаткан. 280 893 кеше кабат вакцинация үткән.


Фикер өстәү