Зәй районы Тонгузино авылы янында фура һәм җиңел автомобиль бәрелешә. Ике машина да юл читенә төшеп китә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүче һәлак булды. Шулай ук җиңел машинада булган пассажир һәм фура йөртүче дә зыян күргән. Аларны төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып киткәннәр, дип яза «Татар-информ».