Җимерелгәнне җиңү

Россиядә иң күп сөт җитештерүче Татарстанда эре инвесторларда гына түгел, шәхси һәм фермер хуҗалыкларында да ел әйләнәсендә төп керем чыганагы – сөт җитештерүдән. Белгечләр әйтүенчә, тәүлегенә 4 мең тоннага якын продукция җитештерүче хуҗалыклардагы сөтне тулы күләмдә эшкәртеп сатканда, керем бермә-бер күбрәк булыр иде. Тик бу юнәлештә эшлисе дә эшлисе шул әле.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов әйтүенчә, бернинди кыенлыкларга карамыйча, республика хуҗалыкларында савым сыерларының баш саны арта. Моны әйтте. Соңгы елларда Мамадыш районында  үсеш – 4589, Әтнә районы хуҗалыкларында –  3412 баш, Балтач хуҗалыкларында савым сыерларын 1988 башка арттыра алганнар.

Нурлат якларына эш сәфәре белән баргач, район җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин белән дә шул турыда сөйләшеп алдык. Кайчандыр гөрләп эшләп торган Нурлат сөт комбинаты банкротлыкка чыккач, хуҗалыклар үз продукцияләрен күрше төбәкләргә сата башлаган. Кызык бит: сөтне чагыштырмача арзан бәядән алучылар берничә көннән шул ук продукцияне эшкәртеп, бәясен ике-өч тапкыр арттырып, нурлатлыларга китереп сата. Никадәрле салым, эш урыннары, башка төрле керем югала.

Районга җитәкче булып килгәч тә, Алмаз Әхмәтшин үз эшчәнлеген моңарчы дистә еллар дәвамында таралып, җимерелеп барган биналарда җитештерү мәйданнары ачу буенча махсус программа булдыруга юнәлтә.  Шундыйларның берсе – Төрнәс авылындагы сөт эшкәртү предприятиесе. Бу эшкә алынырга теләк белдерүче инвесторлар да табыла.

– Район хуҗалыкларында җитештерелгән сөтнең 90 процентка якыны чит өлкәләргә сатыла иде. Хуҗалык җитәкчеләре белән сөйләшү-киңәшү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, көн саен 250–300 тонна сөт эшкәртү өчен чимал бар. Район һәм республика җитәкчеләре дә бу фикерне хуплагач, җиң сызганып эшкә тотындык, – ди яңа предприятиегә нигез салучыларның берсе  эшмәкәр Марсель Хәкимов.

«Искегә тисәң, исең китәр» дигән гыйбарәне ул чакларда еш искә алганнар. Ни өчен дигәндә, шактый еллар элек банкротлыкка чыккан предприятиенең инде диварлары гына калган була. Барлык төр коммуникация эшләрен яңадан башкарып чыгарга туры килә. Заманча технологияләргә нигезләнгән яңа җиһазларны урнаштыру, эшләтә башлау өчен генә дә 160 миллион сумлык чыгымнарга барырга туры килә.

Югыйсә әллә ни күп вакыт та узмаган. Ел ярым эчендә предприятие сафка басып, шушы көннәрдә беренче продукциясен бирә башлаган.

Мондый үзгәрешләргә район хуҗалыклары белән беррәттән, Төрнәс авылы халкы да бик шат. Ни өчен дигәндә, сөт эшкәртү предприятиесе бүген үк инде авылның утыздан артык кешесен эшле иткән. Элек кая барып, ничек көн күрергә белми аптыраган кешеләр өчен моннан да зуррак шатлыкның булуы мөмкин түгелдер.

Биредә эшләүче Альберт Дилмөхәммәтов сүзләренә караганда, предприятиедә эшләр өчен барлык шартлар тудырылган. Хезмәт хаклары да яхшы. Эш булгач, кайчандыр авылдан киткәннәр дә кире кайта башлаган.

Белгечләрне дә читтән эзләп йөрми алар. Үзләрендә әзерләргә тырышалар. Предприятие әле башлангыч чорында гына булса да, тирә-юньдәге хуҗалыклардан көн саен 40–50 тонна сөт кабул итә. Әлегә төрле сөт продуктлары  җитештерәләр. Якын киләчәктә тәүлегенә 120 тонна сөт эшкәртә башлаячакбыз, диләр.

Сөт эшкәртү предприятиесе инвесторлары Александр Иванов һәм Марсель Хәкимовның  планнары тагын да зурдан. Киләчәктә район хуҗалыкларында җитештерелгән сөтне тулысынча үзләре  эшкәртүне  максат итеп куйганнар. Эшләүчеләр саны, бүгенгедән өч тапкыр артып, 90 кешегә җитәчәк, диләр.

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү