Медицина белеме алган егетләргә хәрби хезмәт урынына эш тәкъдим иткәннәр

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина белеменә ия булган егетләргә яңалык тәкъдим иткән – алар хәрби хезмәт урынына белгечлекләре буенча Ерак Көнчыгышта эшләүне сайлый алачак.

Бу хакта ведомство башлыгының беренче урынбасары Виктор Фисенко белдергән, дип яза “РИА Новости”. “Медицина белеменә ия булучы егетләргә альтернатив хезмәтне гамәлгә кертмәкчебез: алар шушы вакыт эчендә Ерак Көнчыгышта сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел буынында эшләргә мөмкин”, – дигән ул Федерация Советы каршындагы Ерак Көнчыгыш, Арктика һәм Антарктиканы үстерү мәсьәләләре буенча совет утырышында.

Россия законнары буенча, альтернатив хезмәт, башкарма хакимият органнары карамагындагы оешмаларда үткән очракта – 21 ай, Оборона министрлыгы предприятиеләрендә үткән очракта – 18 ай дәвам итә. Вакытлы хәрби хезмәтне альтернатив хезмәткә алыштыру турында гаризаны чакырылыш башланырга ким дигәндә ярты ел кала тапшырырга кирәк.


Фикер өстәү