Казанда танылган балалар табибы Альбина Зайцева вафат

Казанда Россиядә танылган педиатр Альбина Зайцева вафат. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Россиядә танылган педиатр Альбина Александровна Зайцева вафатына бәйле рәвештә гаиләсенең һәм якыннарының кайгысын чын күңелдән уртаклаша», — диелә хәбәрдә.

Альбина Зайцева 1938 елда туа. 1961 елда ул Казан дәүләт медицина университетының педиатрия факультетын тәмамлый. ТАССРның Алабуга районы Костенеевский район хастаханәсендә эшли. 1969 елда ординатура тәмамлый һәм Казанның 11 нче поликлиникасының педиатрия бүлеге мөдире булып билгеләнә. 1997-2017 елларда 11 нче поликлиника каршындагы балалар бакчаларының педиатры табибы булып эшләде.


Фикер өстәү