Балалар арасында Яңа ел рәсемнәре бәйгесе уздырыла

Яңа 2022 ел алдыннан бөтен ил күләмендә 5яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар “Һәм янә әкияткә!” дигән еллык иҗади бәйгегә чакырыла. Бәйге дистанцион режимда үткәрелә.

Чараның төп максаты – балалар иҗатын популярлаштыру һәм үстерү.
Гаризалар һәм рәсемнәр, 1 декабрьдән 24 декабрьгә кадәр, ике этапта кабул ителә.
Беренче этап – “Чыршы киендер!” этабы 1-12 декабрь чорында уза. Рәсемдә чыршы сурәтен матур итеп “киендерергә” кирәк булачак, димәк.

Икенче этап – “Яңа елны каршылыйбыз!” этабы 13-24 декабрь чорында үткәреләчәк. Бу чорда Яңа елны бәйрәм итүгә яисә, гомумән, кышка багышланган теләсә нинди рәсемне тәкъдим итәргә мөмкин булачак.
Игътибар! Хезмәтләр электрон рәвештә кабул ителә. Аларны бер генә кеше иҗат икән булырга тиеш.
Алдагы елларда катнашучыларның хезмәтләре белән www.superdeti.org сайтында (“Миллион детей вместе!” бүлеге) танышырга мөмкин.


Фикер өстәү