Казанда ире күгәрченне җәзалап үтергәнне хатыны камерага төшереп торган

Казанда яшәүче кирпеч белән этне ничек үтерүе турында сөйләгән. 

Казанда яшәүче Иван Геращенко күгәрченне бик каты газаплап үтергән, ә хатыны әлеге хәлне камерага төшергән. Әлеге кадрлар социаль челтәрләрдә таралып, шау-шу тудырды.

Видеода күгәрченне озак итеп газаплау күренә. Ир кыстыргыч белән мескен күгәрченне эләктереп куя, аңа борычлы баллоннан сиптерә, каурыйларын йолкый, ә барлык мәсхәрәләүләрдән соң корсагын яра.

Ир моңа кадәр дә башка күгәрченнәрне җәзалаган булган. Шулай ук кирпеч белән эт үтерүе турында да сөйләгән вәхши ир. Зоояклаучылар хокук саклау органнарына ир-атны җинаять җаваплылыгына тартуларын сорап мөрәҗәгать иткәннәр.


Фикер өстәү