1 декабрьдә Татарстан территориясендә болытлы һава торышы, яңгыр һәм җепшек кар көтелә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, уртача тизлектә җил фаразлана. Әмма төнлә ул көчәячәк һәм секундына 16-21 метрга кадәр исәчәк дип фаразлана.
Кайбер юлларда көчле бозлавык булырга мөмкин.
Көн дәвамында һава температурасы -1..+3 градус була.