Путин бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыруга акча бүлеп бирергә кушты

Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына 2022 елның 15 июненә кадәр бюджет хезмәткәрләренең аерым категорияләренә хезмәт хакын арттыруга өстәмә акча бүлеп бирү турында боерык бирде. Йөкләмә Кремль сайтында урнаштырылган. Бу хакта «Российская газета» яза.

«РФ хөкүмәтенә 2022-2024 елларда РФ субъектлары бюджетларына бюджетара трансфертлар һәм федераль бюджеттан өстәмә бюджет ассигнованиеләре бирүне тәэмин итәргә, икътисад өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең 2021 елда исәпләнгән уртача айлык хезмәт хакын исәпкә алып, икътисадның бюджет секторы хезмәткәрләренең аерым категорияләренә хезмәт хакын арттырырга кирәк», — диелә дәүләт башлыгы йөкләмәләре исемлегендә.


Фикер өстәү