Авылда «йомышчы» ир дә кадерле

SuperJob эш эзләү порталы уздырган сораштыру нәтиҗәләре буенча укытучы иң фидакарь һәм игелекле  һөнәрләр өчлегенә кергән. Беренче урында – табиблар. Сезнеңчә, иң игелекле һөнәр иясе кем ул?

Сораштыруда катнашучылар беренче урында табиблар һәм шәфкать туташлары  дип саный. Аларның роле коронавируска бәйле вазгыятьтә сизелерлек арткан. Һәр дүртенче кеше медицина хезмәткәрләренең хезмәтен иң игелеклесе дип белдергән. Респондентларның 14 проценты укытучылар һәм тәрбиячеләрнең эшенә югары бәя биргән. Узган елгы сораштыру нәтиҗәләреннән 4 процентка күбрәк бу. Компания белгечләре моны читтән торып уку йогынтысы дип фаразлый. Сораштыруда катнашучыларның 20 проценты кинолог, очучы, социаль хезмәткәрләрне иң миһербанлылар рәтенә керткән. Исемлектә шулай ук янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, хәрбиләр, хәйриячеләр, урам себерүчеләр дә бар.  Һәр һөнәрдә дә яхшы күңелле кешеләр  очрый диючеләр юк түгел. Әмма  халыкның  биш проценты бер һөнәргә дә лаеклы дигән бәя бирмәгән. Сораштыруда ил буенча барлыгы 1600 кеше катнашкан.

Сез иң фидакарь, игелекле һөнәр иясе дип кемне саныйсыз?

Фоат Садриев, халык язучысы:

–  Укытучы, табибтан башка өченчесе кем була икән? Бу хакта уйланганым юк. Укытучы – минем өчен иң изге һөнәр. Алар тормышка әзерләүдә гаиләдән дә күбрәк өлеш кертә. Дөньяга караш тәрбиялиләр. Башлангыч сыйныфта бигрәк тә әни кебек  якын күрә идек. «Апа», «абый» дип хөрмәтләп дәштек. Без укыганда белемле укытучылар бик аз иде. Хөрмәт булгач, алар  да тырышкандыр инде. Укытучыны алдау дигән нәрсә гомергә булмады. Мөгаллимнәр балаларга җылы мөнәсәбәттә иде. Безне тәрбиягә өйрәттеләр.  Бик шук булсам да, әйбәт укыдым. Хәзер мәктәпкә караш үзгәрде. Бу вирус бөтен Җир шарында күзәтелә. Моны әхлак бозылу нәтиҗәсе дип саныйм.  Табиблардан башка да булмый. Мәктәп рухны, күңелне тәрбияләсә, табиблар физик яктан саклый. Күптән түгел коронавирус чире белән авырдым. Җәһәннәмнән кайткан кебек булдым. Шәфкать туташларының сине кызганып караганы, эндәшкәнеңне ишетмәүчеләре дә бар. Авырганда тормышның кадерен аңладым. Чаллы хастаханәсеннән балалар өйгә алып кайтты. Мөслимдә бөтенләй башка мөнәсәбәт булды. Берсен дә хурлыйсым килми. Табибның да төрле чагы буладыр. Вазгыять тә җиңел түгел бит. Яшьләре белеп тә бетермәскә мөмкин. Авылга кайткач, ун көндә аякка бастым, табиб ике ай буе яныма килеп йөрде. Табибларның ролен шунда аңладым.

Вилдан Зәйнуллин, Биектау районының Сая авылы умартачысы:

– Әлбәттә, укытучы – изге эш, мин моның белән тулысынча килешәм. Белем һәм тәрбия бирәләр, әти-әнидән кала икенче урында дип саныйм. Соңгы вакытта  педагогларның дәрәҗәсе төшсә дә, минем өчен әлеге төшенчә үзгәрми. Авылда  хезмәт куючы бар һөнәр дә кирәкле һәм игелекле. Авыл кешесе бөтен дөньяны туйдыра бит.  Терлек асрыймы, кош-кортмы, умарта тотамы – ил табынына үз өлешен кертә. Ашаткан, туендырган кеше начар була алмый.

Вазыйх Фатыйхов, шагыйрь, журналист:

– Укытучы һәм табибларга сабырлык бирсен. Бүгенге вазгыятьтә теләсә кем эшли алмый. Мәктәп елларында татар теле һәм әдәбият укытучысы булырга теләк бар иде. Мөгаллимнең хезмәте бик катлаулы. Дүрт оныгым бар. Аларның һәрберсе игътибар сорый. Укытучы бит сыйныфта 30 бала белән эшли. Әти-әниләрнең дә мөнәсәбәте үзгәрде. Без укыганда  укытучыны тыңлый идек. Хәзер мөгаллим кыеграк  сүз  әйтсә дә, аны гаепли башлыйлар. Киленем укытучы булып эшли. Дәрестә баланың телефонын алып куйсаң да – аптыраш,  алмасаң да. Алган  очракта, әти-әни миңа барыбер икенчене сатып алачак, дип әйтәләр икән. Укытучының язмышы хәтта куркыта да әле. Башка өлкәләргә дә юкка гына күчмиләрдер. Бүгенге заманда укытучы булып эшли алмас идем. Сабырлык бик кирәк.

Хат ташучыларның хезмәтенә дә шаккатам. Гомер буе авыр букча күтәреп, җәяү йөриләр. Урамда эте дә бар. Берәр ничек хезмәтләрен җиңеләйтә торган алым юкмы икән, дип тә уйланам. Аяклары ничек түзәдер? Пенсия тарату, түләүләр өчен дә җавап бирәләр. Юлда бит нинди хәлләр булмас. Кайбер авылларга кышын кереп тә булмаска мөмкин. Авыл җирлекләре башлыкларының хезмәтен дә игелекле дип саныйм. Колхоз рәисе дә, кем генә түгел алар! Йөзләгән бурычны үтәргә туры килә. Егетләрне военкоматка әзерләп җибәрә, авылда ызгыш-талаш булса, юрист, полиция хезмәткәре ролен үти. Халык, нәрсә генә булса да, аларга мөрәҗәгать итә.

Алия Гыйльфанова, Зәй районының Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы урынбасары:

– Минем өчен беренче урында – табиб. Чирләп китсәң, тизрәк шулар янына барырга туры килә. Бездә 4 авылда да фельдшер-акушерлык пункты бар, шәфкать туташлары бар. Халык гел йөреп тора. Укытучыга да авыл җирендә беркайчан да хөрмәт бетмәде. Бөтен кеше дә табиб һәм укытучы гына була алмый. Авылда эшләүче һәр белгеч кадерле. Хат ташучылар өлкәннәрнең бар йомышын үти. Әбиләр үзләрен дүрт күз белән көтеп тора. Алар авыл буйлап яңалык алып киләләр. Авылда  хәтта эшләми торган ирләр дә бик кирәк. Андый ирләр дә берәүнең йомышын үти: кемгәдер тирес чыгаралар, кар көриләр. «Эшче кул»ларны чакырып торалар. Үлем-китем булса, беренче булып зиратка шулар килә.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 

 

 


Фикер өстәү