Тольяттида яшәүче бер ир-атны берничә тапкыр үлемнән коткарып калалар, ләкин ул шулай да машина астына эләгә, һәм…
Тольяттида яшәүче ир-ат исерек килеш машина йөри торган юлда ята. Аны троллейбус йөртүче һәм ике җиңел машина йөртүче юлдан чыгарып куя.
Ләкин 44 яшьлек ир-ат үлемен эзләгәндәй кабат юлга чыгып ята.
Нәтиҗәдә, ир внедорожник тәгәрмәчләре астында кала. Ләкин ул вакытта да исән кала! Зыян күрүчене аягы сынып хастаханәгә салалар.