Казанда МУП «Метроэлектротранс» һәм Сбербанк MasterCard белән берлектә метрополитенда «һәр бишенче сәфәр өчен 15 сум» акциясе башлана. Ул 2021 елның 6 декабреннән 2022 елның 31 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Россиянең теләсә кайсы банкының Mastercard контактсыз картасы белән йөргән вакытта пассажирлар һәр бишенче тапкыр барган өчен 15 сум күләмендә ташлама алачак.